Маяк
-21 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 декабрь 2025, 11:00

Уңышлар - бердәм тырышлык нәтиҗәсе

Районда игенчелектә бөртекле һәм техник культураларның яңа сортларын, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең яңа технологияләрен гамәлгә кертү буенча зур эш башкарылды. Районның алдынгы хуҗалыклары үсемлекләрне саклау чараларының, минераль ашламаларның һәм биостимуляторларның зур номенклатурасын кулланып эшли.

Уңышлар - бердәм тырышлык нәтиҗәсе
Уңышлар - бердәм тырышлык нәтиҗәсе

Төп авыл хуҗалыгы культураларының егерме ике сорты буенча орлыкчылык эше уңышлы алып барыла. Болар барысы да - Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе төбәкләренә реализацияләнүче яңа һәм перспективалы сортлар орлыклары. И.Ялалов, Г.Гайнетдинов КФХ- ларында, “Урожай” токымчылык заводы, “Агыйдел”, “Мир”, Куйбышев ис. җәмгыятьләрендә ел саен демонстрацияле чәчүлекләргә нигез салына.

Катлаулы һава шартларына карамастан, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре югары нәтиҗәләргә ирешә алды. Алар 187 мең тоннадан артык ашлык һәм 15 мең тонна көнбагыш орлыгы суктырып алды. Ашлыкның тулай җыемы буенча район републикада икенче урын били.

Районда иген культураларының гектарыннан уртача уңышы 31 центнер тәшкил итте. «Урожай» токымчылык заводы, «Мир», Куйбышев ис. җәмгыятьләр, И.Ихсанов КФХсы кебек хуҗалыклар һәр гектардан 36-48 центнерга кадәр уңыш җыеп алуга иреште.

Быел безнең район хуҗалыклары 15 мең тоннадан артык көнбагыш җыеп алды. Бу мөһим майлы культураның уртача уңышы гектардан 21 центнер тәшкил итте. “Үзәк МТС” (2792 т), “Мир” (2523) җәмгыятьләре, И.Ихсанов КФХсы (1512) көнбагыш культурасы орлыкларын тулаем җыю буенча лидерлар булды.

Моннан тыш, быел районның 8 хуҗалыгы сояны чәчү әйләнешенә кертте. Бу техник культура кырларда 2000 гектардан артык мәйданны биләде һәм һәр гектардан уртача 19шар центнер суктырылып, 3837 тонна тәшкил итте. Г.Гайнетдинов, И.Ихсанов КФХлары, Куйбышев ис. җәмгыятьне, М.Гәрәев ис. кооперативны аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Орлык салу - үсемлекчелек өлкәсендәге эшнең төп аспекты. Киләсе ел уңышы өчен 17 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы әзерләнгән.

Орлык әзерләүдән тыш, киләчәк уңышның нигезе булып, шулай ук көзге культуралар чәчү һәм туфракны эшкәртү тора.

Агымдагы елда район буенча 58 мең тонна сөт җитештерелде. Шул рәвешле, район республикада сөт җитештерү буенча алдынгы урыннарда тора.

“Урожай” токымчылык заводы, Куйбышев ис., “Мир” җәмгыятьләре М.Гәрәев ис. кооператив сөт саву буенча алдынгылар рәтендә.

Районда “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте базасында роботлаштырылган сөтчелек комплексы төзү проекты төгәлләнеп килә. Комплекс 1500 савым сыерына исәпләнгән. Параллель рәвештә Куйбышев ис. җәмгыятьтә 600 башка исәпләнгән яңа сыер торагы төзелә. Бу предприятиенең җитештерү куәтен арттырачак һәм терлекләр өчен шартларны яхшыртачак.

“Үзәк МТС” җәмгыятендә Ишкар авылында 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә башлады. Бу төбәкнең аграр секторы үсешендә мөһим адым булып тора.

Р.Мусин җәмгыятендә яңа ашлык склад эшли башлады. “Урожай” токымчылык заводы һәм “Агыйдел” җәмгыятьләрендә ашлык киптерү комплекслары эшкә кушылды һәм алар зур җитештерүчәнлек күрсәтә. М.Шәймөхәммәтов үз крестьянфермер хуҗалыгында заманча сыер абзары төзеде, анда ике робот урнаштырылачак. А.Рамазанов һәм Д.Хәсәнов КФХлары шулай ук үз хуҗалыкларының инфраструктурасын яхшыртты. Бу үзгәрешләр җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә малларны ясалма орлыкландыруга ныклы игътибар бирелә. Аларда 18 техник-осеменатор уңышлы эшли. Моннан тыш, 6 КФХда малларны ясалма орлыкландыру кертелгән, районның мәгълүмати - консультация үзәге каршындагы «Партнер» кооперативы хезмәт күрсәтә.

Ел дәвамында район АПКсын техник һәм технологик модернизацияләү чараларын тормышка ашыруга 749 млн. сумнан артык акча тотынылды. “Росагролизинг” программасы буенча 55 млн.сумлык техника алынды.

Сергей ПИСКАРЕВ, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас