Лилия Финүс кызы Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, хезмәт юлын биредә башлый. Ул бик җаваплы хезмәткәр, эштәге һәр бурычны үтәүгә, хәтта турыдан-туры үзенең эшчәнлегенә кагылмаганнарына да, бик җитди карый. Үтә җаваплы, четерекле һөнәре аеруча төгәллек таләп итә. Ул үз эшенең остасыда, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер.
Сүлте сөтчелек фермасы савучысы Минзилә Миңнеәхмәт кызы һөнәрен яратып башкара, югары күрсәткечләргә ирешә. Эш урынын, саву механизмнарын һәрвакыт чисталыкта тота. Ул күркәм холыклы, ярдәмчеллеге, уңганлыгы өчен хөрмәт итә хезмәттәшләре үзен. Аның фидакарь хезмәтен төрле инстанцияләрнең Почет грамоталары бизи.
Марат Ләис улы язын-көзен “К-700” тракторын хезмәтләндерсә, урак чорында комбайн штурвалы артына утырып, алтынсу басуларны иңли. Үз һөнәре остасы тыйнак, техникаларын төзек тота, һәр эшне төгәл, намус белән башкара. Һәр мөһим кампаниядә авыл уңганы өлгерлек күрсәтә.
Л.Бәдертдинова, М.Миңнуллина, М.Бакиров район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә муниципаль район хакимиятенең Дипломнарына лаек булды. Хезмәттәшләре арасында да абруйлы алар.
Шәхси тормышларында да бәхетле алдынгылар - ул-кызлар, оныклар тәрбияләп, матур гаилә булып яшиләр.