Техникаларны запасчастьләр белән тәэмин итү оештырылган. Җәмгыять уңганнары, һәрвакыттагыча, техника төзекләндерү, ремонтлау эшләрен югары дәрәҗәдә алып бара.
Машина-трактор мастерскоенда үз эшләренең осталары, хезмәт сөючән кешеләр эшли. Тракторчы-механизатор Фәнил Гыйндуллин үзенә беркетелгән “Т-150” тракторын сыйфатлы итеп ремонтлый. Олег Иванов, Фәнзил Муллакаев тырмаларны карый, Дамир Шәяхмәтов һәм Булат Латыйпов “КЗС-12.18” комбайны ремонтын тәмамлап килә. Эретеп ябыштыручы Рәмил Нурисламов, шулай ук көндәлек эшләрдә актив катнашучы Ильяс Гыймадисламов, Фәнзил Камалов – җәмгыятьнең ышанычлы хезмәткәрләре.
Җәмгыятьнең техникалары барысы да җитештерүчәнле, чыдамлы. Шунысы куанычлы, җәмгыятьнең күп техникасы ел саен ябык ангарларда саклана, бу, үз чиратында, техниканы явым-төшемнәрдән саклый. Игенчеләргә уңайлы шартлар тудырылган. Мастерской тулысынча мич ягып жылытыла, цехларда барлык кирәкле җиһазлар һәм инструментлар бар. Барлык эш барышы баш инженер Радмир Нигъмәтуллин, механик Рөстәм Гыймаев тарафыннан тикшерелеп, контрольдә тотыла.
Гомумән, хуҗалыкның машина-трактор паркында техника ремонты авыл уңганнарының тырышлыгы белән тиешле дәрәҗәдә башкарыла. Димәк, язын басуда техника төзексезлегенә бәйле эш тоткарлануына юл куелмаячак.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.