Куйбышев ис. җәмгыять әгъзалары, бигрәк тә механизаторлар, ел башыннан ук ныклы стартка басты. Җитәкчелек, инженер-техник белгечләр һәр бригадада тракторларны, тагылма инвентарьларны ремонтлау, язгы кыр эшләренә кадәр әзерлек сызыгына кую өчен максатка юнәлешле чаралар күрә. Кирәкле запас частьләр вакытында кайтарыла. Әлеге вакытта Түбән Череккүл бригадасы мастерскоенда ремонт эшләре җәелдерелгән.
- Һәр механизатор үзенә беркетелгән техниканы үзе карый, ремонт эшләре күләме, кирәкле запасчастьләр бар. Без ремонтка зур игътибар бирәбез. Чөнки сыйфатлы ремонттан соң гына техника тоткарлыксыз эшли ала. Бездә ремонт базасы әйбәт. Яңа техника да алып торабыз”, - дип сөйли җәмгыятьнең баш инженеры Изфат Газетдинов.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 6 агрегат тырмалар - әзерлек сызыгында. Әлеге чорда тракторлар ремонты – төп игътибар үзәгендә. Бер “Джон-Дир” тракторына дефектовка үткәреп, “Агропроф” җәмгыятенә капиталь ремонтка җибәрәләр. Бер “МТЗ – 12.21” тракторының двигателенә капремонт башкарыла. Икенчесе – әзерлек сызыгында. Әйткәндәй, агымдагы елда язгы басу эшләрендә “Кировец-743”, “Кировец – 739”, “ДжонДир”, “Agro-apollo”, 2 “К700” тракторлары катнашачак.
Җәмгыятьнең баш инженеры Изфат Газетдинов, гараж мөдире Динис Сәфиуллин эш барышын ныклы контрольдә тота. Ремонтчылар Илшат Садретдинов, Рифкать Гатауллин, Айрат Маннапов, Ринат Ахунов, Рәсил Камалов, Данис Әдеһәмов, Дамир Яхин, Азат Гәрәев үз эшләрен намус белән башкара. Аларның шактые пенсия яшендә, тәҗрибәләре зур.
Уңган механизатор Дамир Яхин җәмгыятьнең ныклы ышанычы һәм таянычы. Биредә ул 30 елдан артык фидакарь хезмәт сала.
-Техникада эшләргә яратам, шуңа күрә аларның барысы да миңа якын, - ди ул. Ул эшкә иртәнге сәгать җидегә килә, кичке сәгать бишкә кадәр биредә була.
Тырыш хезмәт, җаваплылык һәм үз эшенә мәхәббәт – аның төп яшәү принцибы. Техникага “җан өргән”, үз эшен җиренә җиткереп башкарган мондый кешеләр авыл хуҗалыгының таянычы булып кала. Аның намуслы хезмәт юлы яшьләргә дә үрнәк.
Җәмгыятьнең ике “КамАЗ” машинасы ремонты да тәмамлану стадиясендә.
Авыл уңганнары алдында барлыгы 5 меңнән артык гектар мәйданда чәчү эшләре башкару бурычы тора. Аны сыйфатлы һәм үзвакытында үтәп чыгар өчен җитәкчелек тарафыннан бар шартлар да тудырылган, иң мөһиме механизаторларның кәефләре яхшы, эшләре көйле барсын. Шул чакта нәтиҗәләр дә югары булыр.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.