Һәр эшне үз югарылыгында оештыра алган хуҗалыклар районда юк түгел. Мәсәлән, А.Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек өлкәсендә тотрыклы эшләүче хуҗалыклардан санала. Соңгы елларда биредә производствоның нәтиҗәлелеген, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, маллардан продукция алуны арттыру юнәлешендә алга адым ясалды. Кышлатуны уңышлы үткәрүгә әзерлеккә хуҗалык идарәсе тарафыннан ныклы игътибар бирелгән. Этәй сөтчелек фермасында сыерлар, бозаулар тораклары агартылган, дезинфекция эшләнгән, тиресләрдән тазартылган, су эчерү агрегатлары төзекләндерелгән.
-Азык запасы җитәрлек күләмдә тупланды. Һәр шартлы баш малга әзерләнгән азык 40 ц тәшкил итә, - ди хуҗалык җитәкчесе Альберт Рамазанов.
Табышка эшләгәч, тармакта хезмәт хакы да начар түгел, ул вакытында түләнә. Терлекчеләр – канәгать. Шуңа да кышлатуны уңышлы тәмамлау максаты белән эшлиләр.
Лира Гәрәева.
Материалны тулырак итеп "Маяк Илеш" гәзитенең 22 гыйнварында чыгачак 4нче санында укырга мөмкин.