Һәр эшне үз югарылыгында оештыра алган хуҗалыклар районда юк түгел. Мәсәлән, А.Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек өлкәсендә тотрыклы эшләүче хуҗалыклардан санала. Соңгы елларда биредә производствоның нәтиҗәлелеген, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, маллардан продукция алуны арттыру юнәлешендә алга адым ясалды. Кышлатуны уңышлы үткәрүгә әзерлеккә хуҗалык идарәсе тарафыннан ныклы игътибар бирелгән. Этәй сөтчелек фермасындас ыерлар, бозаулар тораклары агартылган, дезинфекция эшләнгән, тиресләрдән тазартылган, суэчерү агрегатлары төзекләндерелгән.
Кичке савым. Һәр җирдә - тәртип, иң мөһиме, тырыш хезмәт кайный. Безне савучылар каршы алды. Маллар да, аслыклары да чиста. Күренеп тора, уңганнар эшли.
Савучылар Гөлшат Хәбибуллина, Рита Абдуллина, Гөлназ Сәлимова, Альбина Гыйльманова үз һөнәрләрен яратып башкара.
Терлекчеләр Альбина Таһирова, Венера Габидуллина, Гөлфирә Мостафина һәм Нәфис Йосыпов малларны яхшы итеп тәрбияли.
Яшь бозаулар үз эшенең осталары Альберт Кәрамов белән Фәридә Сәлимова карамагында: җылы сөтен дә эчерәләр, печәнен дә салалар, асларын да коры һәм чиста тоталар. Көндәлек тынгысыз эшләр ферма мөдире Гөлбикә Сибәтова җитәкчелегендә бара.
Машина белән сыер саудыру, исәп-хисап эшләре учетчы Гөлнара Габидуллинага йөкләтелгән. Биредә 485 баш мал асралып, шуларның 165 – савым сыеры. Сөт муллыгына малларны балансланган рацион нигезендә туйганчы ашату һәм таналар белән яхшы эшләү нәтиҗәсендә ирешелә.
Савым сыерларына печән, салам, сенаж, силос, мел, тоз, аксым концентратлары бергә кушылып, болгатылып таратыла. Әлеге эшне тырыш егетләр Айнур Йосыпов белән Әнәс Йосыпов зур җаваплылык белән башкара. Хуҗалык буенча әлеге вакытта көн саен 4 процент майлылыктагы 17 ц сөт җитештерелеп, шуның 15 цреализацияләнә.
-Азык запасы җитәрлек күләмдә тупланды. Һәр шартлы баш малга әзерләнгән азык 40 ц тәшкил итә, - ди хуҗалык җитәкчесе Альберт Рамазанов.
Узган елда 184 баш үрчем алынган. Ташлаткан сыерлар зоотехния таләпләре нигезендә аерым торакта тәрбияләнә. Киләчәктә каплатырга тана әзерлиләр. Димәк, алдагы елда продукция җитештерүне киметмәүгә ышаныч бар дигән сүз.
Табышка эшләгәч, тармакта хезмәт хакы да начар түгел, ул вакытында түләнә. Терлекчеләр – канәгать. Шуңа да кышлатуны уңышлы тәмамлау максаты белән эшлиләр.
Лира ГӘРӘЕВА.