Маяк
+20 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
29 Января , 10:00

Нәтиҗәле эшләү юнәлешендә

Терлекчелектә малларны кышлатуның иң җаваплы чоры. Бүген терлекчеләрнең төп бурычы – үрчемнең сакланышын тәэмин итү һәм сыерларның продуктлылыгы кимүгә юл куймау. Малчылык продукциясен җитештерү буенча төп күрсәткечләрнең үтәлеше аның уңышлы оештырылуына бәйле.

Нәтиҗәле эшләү юнәлешендәНәтиҗәле эшләү юнәлешендә
Нәтиҗәле эшләү юнәлешендә

XXII партсъезд ис. кооператив уңганнары бу җәһәттән аңа әзерлекле килгән - һәр фермада күләмле ремонт эшләре башкарылган, мал азыгы җитәрлек тупланган. Мари-Мәнәвез, Яңа Нәдер товарлыклы-сөтчелек фермаларында бүгенге көндә 796 баш мөгезле эре терлек асралып, шуларның 448е - савым сыеры. Узган чорда 17654 ц сөт савып алынган, ул, 2024 ел белән чагыштырганда, 104 процентка күбрәк, ит 1020 ц җитештерелгән. Һәр малдан уртача 729 грамм тәүлек артым алынган.

Яңа Нәдер сөтчелек фермасы заманча җиһазланган, кыскасы, малларның тору, ашату урыннары зооветеринария таләпләренә җавап бирә. Биредә асралган 434 баш кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекнең, 217се - савым сыеры. Әлеге вакытта көн саен 24 ц сөт савып алына. Аның муллыгына малларны балансланган рацион нигезендә туйганчы ашату һәм аларны яхшы тәрбияләү нәтиҗәсендә ирешелә. Терлекләргә силос, сенаж, печән, премикс, рапс шроты, һәр башка 5 кг исәбеннән фураж бирелә, микроэлементлар составын арттыру максатында алларыннан тоз, акбур өзелми. Болар барысы да сөт җитештерүне арттыруга булышлык итә.

Әлбәттә, уңышларга, беренче чиратта, коллективның тырыш хезмәте аша ирешелә. Тәҗрибәле савучылары Филүсә Ханова, Гөлчәчәк Җәмилова, Рәмзия Нурыйманова, Любовь Тимерханова үз эшләрен җаваплы башкара. Ферма мөдире Рәүф Кәлимуллин билгеләвенчә, Ф.Ханова (узган чорда һәр сыердан –3700 кг) белән Гөлчәчәк Җәмилова (3522 кг) хуҗалык буенча алда барып, башкаларны да үзләре артыннан әйди.

Сыерларны туйганчы ашатып, савымны күтәрүгә ирешүдә терлекчеләрдән Илнар Тимерханов, Илшат Гыйбәдуллин, Рәмзил Сәетовның хезмәте мактауга лаек.Малларның асты таза, ул көн дә чистартыла. Аны Фәнәви Галин, Альберт Сәгабиев башкара.

Яңа туган бозауларны бер яшькә кадәр тәрбияләү Тамара Сафина белән Владимир Филимоновка йөкләтелгән. Алар - уңган, тырыш, тәҗрибәле терлекчеләрдән, эшләренә тугры булулары белән һәркемгә үрнәк булып тора. Алар уртача 518 грамм тәүлеклек артым алуга ирешә. Шулай ук ветеринария врачы Динар Зиннәтуллин тарафыннан үрчемгә вакытында дөрес һәм һөнәри дәрәҗәдә ветеринар ярдәм күрсәтелә. Өстәвенә, ул малларны ясалма орлыкландыру эшен дә алып бара.

Кооперативның күрсәткечләренең елдан-ел артуында озак еллар эшләүче учетчы Фаягөл Әхмәдишинаның да лаеклы өлеше бар. Ул малларны туган көнен-нән исәбен алып бара, көн дә сөтнең чисталыгын, майлылыгын тикшереп тора. Гомумән, үз һөнәрен яратып, бар күңел җылысын биреп башкара. Сөт саву җиһазлары операторы Азат Солтанов барлык санитар кагыйдәләрне төгәл үти.

-Яхшы тормыш эзләп, шәһәргә чыгып китеп йөрмәдек, «монда тудык, монда кеше булдык», дигәндәй, тормышыбызны авыл белән бәйләдек. Эшли башлаган вакытта чиләкле аппаратлар белән сава идек сыерны. Хәзер сөт торбалар аша гына китә. Бер генә нәрсә дә үз урынында тормаган кебек, еллар узган саен терлекчелек тә үзгәрә. Малкайлар янына иртә-кич барабыз. Иртә белән 5 тулганчы фермада булабыз инде. Мин эшемнән канәгать. Хезмәт хакларын вакытында алгач, бик рәхәт, - ди озак еллар сыер савучы булып хезмәт иткән, бүген дә үз эшен яратып, намус белән башкаручы Филүсә Ханова.

Күренүенчә, хуҗалыкта малларны кышлату оешкан төстә бара. Аларны ашату технологиясенең төгәл үтәлүе, вакытында эчерелүе һәм саф һавада йөртелүе, зоотехник исәпнең дөрес алып барылуы һәрдаим контрольдә тотыла.

Лира ГӘРӘЕВА.

Нәтиҗәле эшләү юнәлешендә
Нәтиҗәле эшләү юнәлешендә
Нәтиҗәле эшләү юнәлешендә
Нәтиҗәле эшләү юнәлешендә
Нәтиҗәле эшләү юнәлешендә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас