Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 февраль , 16:00

Төзек техника – уңышка нигез

Кышның соңгы ае башланды. Беренче карашка язгы басуда эшкә керешәсе көннәр әллә кайда еракта сыман. Ләкин әзерлек фронтындагы мәшәкатьләр белән тәүге буразнага төшкән көн җиткәне сизелми дә кала. Шул рәвешле, игенчелектә тынгысыз көннәр башланды. Яңа уңышны кайгыртып орлык, минераль ашламалар белән запасланасы бар. Һәм язгы кыр эшләрен җиренә җиткереп башкарып чыгарга техникаң төзек булырга тиеш. Юкка гына арбаны – кыштан, чананы – жәйдән әзерлә, димиләр. “Мир” жәмгыятендә әлеге әйтемне истә тотып эш оештырганнар.

Төзек техника – уңышка нигез
Төзек техника – уңышка нигез

“Мир” жәмгыятенең Карабаш машина-трактор мастерскоенда ремонт эшләре гөрләп бара. Икмәк, жир кадерен белгән авылның уңган ир-егетләре жиң сызганып үз техникаларының ремонтын төгәлләүгә бар көчен сала. МТМда ике “Т-150” һәм “Кировец-739” тракторлары төзекләндерелә. Әлеге корыч атларны тырыш механизаторлар Данил Вәлитов, Фикус Таһиров, Илфат Закиров әзерли. Кәтүкләр төзәтелеп алгы сызыкка куелган. Тырмалар, чәчкеч агрегатлары ремонтына Рәвил Шәемов, Ильвер Шәемов, Мөдәрис Ганиев жәлеп ителгән. Шулай ук ремонт эшләрендә Карабаш машина-трактор мастерское мөдире Филүс Мостафин, слесарь Рәмил Әһадуллин, токарь Әдип Шәморатов, эретеп ябыштыручылар Фәйләс Шакиров белән Илгиз Халиков зур тырышлык сала. Ремонтчылар техниканың детальләрен һәм узелларын тиз арада төзәтергә кирәк икән, шәхси вакытлары белән исәпләшичә, ял көннәрендә дә эшкә чыга.

Җәмгыять язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килергә тиеш дип билгели даими контрольдә тотучы жәмгыять житәкчесе Раил Ганиев.

-Авыл хуҗалыгы техникасы ремонты оешкан төстә бара. Иң мөһиме, эшче көчләр бар. Олы яшьтәге механизаторлар нык булыша. Аларга рәхмәттән башка сүз юк.

Язын басуга чыгасы техника ватылып җәфаламасын дисәң, бүгеннән үк кайгыртырга кирәк. Агрегатлар график нигезендә төзекләндерелә. Күп кенә техниканың яңа һәм заманча булуы ремонт барышын шактый җиңеләйтә. Беренчеләрдән булып, кәтүкләрне әзерләп куйдык, арытаба тырмаларга тотындык. Шул ук вакытта чәчкеч агрегатлары, культиваторлар да көйләнә. Һәр агрегат, һәр техника механизаторларга беркетелгән. Ашламалар, ягулык-майлау материалларын туплауны да башладык. Язгы кыр эшләре тоткарлыксыз, ватылуларсыз, исәнимин үтәр, дип ышанып калам, - диде ул.

Җәмгыять уңганнары алдында барлыгы 6324 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкару бурычы тора. Аны сыйфатлы һәм үз вакытында үтәп чыгар өчен житәкчеләр тарафыннан бар шартлар да тудырылган, механизаторларның кәефләре яхшы, эшләре көйле бара. Димәк, нәтижәләр дә югары булыр дип өметләнәбез.

-Төп игътибарны эшнең сыйфатына бирәбез. Һәр төр агрегатны ремонтлаганда, яз-көз шул агрегат белән эшлисе механизаторлар үзләре катнаша. Алдан чарасын күргәндә генә кыр эшләре барышында ватылмыйча тир түгәргә мөмкин икәнен яхшы аңлыйбыз.Әйе, басуда техника тоткарсыз эшләргә тиеш. Тиешенчә ремонтланган техника язгы кыр эшләрендә ватылмас дигән өметтә калабыз, - ди жәмгыятьнең тәҗрибәле һәм мактаулы механизаторы Данил Вәлитов. Ул Карабаш авылында туып-үсеп, 40 елга якын гомерен туган хуҗалыгын үстерүгә багышлаган чын җир кешесе.

Алда әйтелгәнчә, хуҗалык машина-трактор паркында техника ремонты эшләре графикка ярашлы бара. Ул сыйфатлы башкарыла. Димәк, язгы басуда техника төзексезлегенә бәйле эш тоткарлануына юл куелмаячагына ышаныч бүгеннән үк күренеп тора.

Күренүенчә, мирлылар җаваплы һәм мөһим эш белән мәшгуль. Күз ачып йомганчы яз җитәр һәм игенчеләрне басуга чакырыр. Шулай булгач, техниканы әзерләүне озакка сузмаска кирәк. Санаулы көннәр тиз үтә. Шуңа да февраль, март айларының техника ремонты буенча хәлиткеч чор икәнен һәр җирдә аңлап эш итсеннәр иде. Техникасы төзек булганнар гына кырга тыныч күңел белән чыгачак бит.

Лира ГӘРӘЕВА.

Төзек техника – уңышка нигез
Төзек техника – уңышка нигез
Төзек техника – уңышка нигез
Төзек техника – уңышка нигез
Төзек техника – уңышка нигез
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас