Маяк
+6 °С
Облачно
80 лет Победы
Авыл хуҗалыгы
12 Февраля , 07:00

Киләчәк үсешне күзаллап

“Урал” җәмгыяте эшчәннәре узган елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлап, нәтиҗәләрне анализлау, киләчәккә планнар билгеләү, алдынгыларны тәбрикләү максатында отчет җыелышы үткәрде. Җәмгыятьнең генеральный директоры Елена Ибраһимова чыгышында билгеләвенчә, хуҗалыкта барлыгы 70 эшче исәпләнә. Аларга эш хакы ай саен тоткарлыксыз акчалата түләнеп барыла.

Киләчәк үсешне күзаллапКиләчәк үсешне күзаллап
Киләчәк үсешне күзаллап

Басучылык тармагына килгәндә, бөртекле культуралар 1780 гектар мәйданда чәчелеп, алардан уртача 25 ц уңыш алынган, тулай җыем 44580 мең ц тәшкил иткән. Җәмгыять җитәкчелеге агымдагы чәчү компаниясендә сортлар яңартуга йөз тота. Орлыклар тупланган, ашламалар кайтарыла, ягулык-майлау материалларны, запас частьләрне туплау өстендә эшлиләр. Көздән үк җирләр туңга сөрелеп, 200 гектарда арыш, 100 га кышкы бодай чәчелгән.

Җәмгыять җитәкчелеге елның-елына машина-трактор паркын яңартуга зур тырышлык сала. Узган елда 57 млн. 146 мең сумлык техника һәм тагылма инвентарьләр алынган. Атап әйткәндә, ике ургыч,берәр дисклы чәчкеч, “КРН-8.4” культиваторы, ашлык һәм мал азыгы уру комбайннары, ике “Беларусь” тракторы, өч җиңел машина, бер “П6” ярымприцеп машина-техника паркын тулыландыра.

Елның-елында терлекчелектә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешәләр, чөнки тармакны үстерү өчен хуҗалыкта тиешле мөмкинлекләр булдырылган. Нәсел эше үз югарылыгында оештырылып, шул рәвешле, узган чорда 30206 ц тулай сөт җитештерелеп, ул һәр сыерга 6865 кг туры килә.

Бүгенге көндә кышлату уңышлы бара, җәмгыять буенча 8 тоннага якын сөт реализацияләнә. Күрсәткечләрне арттыруга сыер саву операторларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә.

Ит җитештерүдә дә сынатмыйлар. Аның гомум күләме 1701 ц булып, һәр малдан 731 грамм уртача тәүлеклек артым алынган.

Терлекчелек тармагының үсеше турыдан-туры мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерләүгә бәйле. Бу җәһәттән биредә ныклы азык запасы булдырылган, ул һәр шартлы баш малга 35-40 ц туры килә.

Җыелышта баш агроном Айрат Исмәгыйлов басучылык буенча анализ ясады. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин үз чыгышында район күрсәткечләренә тукталды, ”Урал” җәмгыятенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм терлекчеләр Азат Ямалиевка Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтен, Илдус Ямалиевка, маханизатор Эдуард Фәррәховка – муниципаль район хакимиятенең, ындыр табагы эшчесе Ринат Галиевка, терлекче Азат Харрасовка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды. Шулай ук югары производство күрсәткечләренә ирешкән бер төркем алдынгылар акчалата премия белән бүләкләнде.

Лира ШАМИЛЕВА.

Киләчәк үсешне күзаллап
Киләчәк үсешне күзаллап
Киләчәк үсешне күзаллап
Киләчәк үсешне күзаллап
Киләчәк үсешне күзаллап
Киләчәк үсешне күзаллап
Киләчәк үсешне күзаллап
Киләчәк үсешне күзаллап
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас