Озак еллар дәвамында ферма мөдире булып эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән Айрат Харис улы хезмәт батыры булса да, артык тыйнак кеше булып чыкты. Аз сүзле, үзе турында сөйләргә яратмый, сөйләүгә караганда, җиң сызганып эшләү җиңелрәк аңа.
Башка яшьтәшләре кебек бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китмәгән, язмышы туган авылыннан аерылгысыз аның. Иске Татыш авылында колхозчы Мәскүрә һәм Харис Мусаваровларның биш балалы гаиләсендә икенчесе булып туган Айрат яшьтән үк эштә чыныгып үсә. 1978 елда урта мәктәпне тәмамлауга, ул чактагы «Искра» колхозына эшкә урнаша. Өч ел терлекче, 6 ел малларны ясалма орлыкландыру технигы булып хезмәт сала. Арытаба Иске Татыш фермасына мөдир итеп билгелиләр. Шуннан бирле кырык елга якын вакыт узган. Айрат Мусаваров, ышанасы да килми, әле һаман да шул эшендә – Иске Татыш фермасының алыштыргысыз мөдире булып калган. Савымчылар, бозау караучылар, гадәттә бер урында шулай озак эшли, ә менә ферма мөдирләре алышынып тора. Бу еллар эчендә әллә никадәр колхоз рәисе белән эшләгән, колхоз таркалгач, “Агро” җәмгыяте итеп үзгәтелә, башка җитәкчеләр килгән. Һәрберсенең үз таләбе, эш ысуллары. Айрат Харис улы, һәр яңалыкны отып алып, эшләвен дәвам иткән.
Иске Татыш фермасында 106 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Хезмәтен намус белән башкаручы Айрат Мосаваров кул астында эшләүче савучылардан, терлекчеләрдән зур тырышлык таләп итә. Үзенең бай тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша, аларда җаваплылык хисе тәрбияли. Үзара аңлашып эшләүгә корылган коллективта продукция җитештерү күләмен елдан-ел арттыра баралар.
-Терлекчелек тармагы ел әйләнәсе алсыз-ялсыз эшләүне таләп итә. Малларны һәркөн рацион буенча ашатырга, профилактик чараларны да вакытында үткәрергә кирәк, - ди җәмгыять директоры Илдар Нәбиев. - Ферманың уңышы аның җитәкчесенә бәйле. Барлык хезмәтчәннәр Айрат Харис улы кебек эшләсә, безнең уңышларыбыз да күпкә яхшырак булыр иде. Лаеклы ялда булуына да карамастан, бүген дә эшләвен дәвам итә, күрсәткечләре дә югары, фермада тулы тәртип. Шуңа күрә авылдашлары, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Әйткәндәй, агымдагы елда ул үзенең 65 яшен билгеләде.
Бүгенге көндә биредә малларны кышлату уңышлы бара. Терлекләргә җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнгән. Савучылар Зилә Ризванова, Альмира Гафарова, Зәлифә Әһлетдинова үзара ярышып эшлиләр. Озак еллар бозау караучы Гөлфия Шагалиева үз һөнәрен яратып башкара. Терлекче Рузалим Ризванов, тракторчы Рәмил Хафизов үзләренең бурычларына җаваплы карыйлар. Узган чордан 85 бозау алынган, 60 баш тана бәйләнгән. Монда инде малларны ясалма орлыкландыру технигы Раушания Мусаварованың өлеше зур.
-Һәркем үз бурычын белеп башкара. Шуңа да авырлыклар сизелми. Бер-беребезне дәртләндереп, ярдәмләшеп эшлибез. Авыл уңганнары сынатмыйлар, эшкә вакытында киләләр. Тәртип бозып йөрүчеләр юк. Тырыш кешегә барлык шартлар тудырылган”, - ди БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айрат Мусаваров.
Менә шулай, эшнең кадерен белеп, булган уңышларга сөенеп, заман белән бер дулкында булырга омтылып яши һәм эшли агролылар. Алдагы көннәре имин, эшләре бәрәкәтле булсын.
Лира КӘБИРОВА. Роберт КӘБИРОВ фотолары.
"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына язылыгыз: https://max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!