Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 февраль , 16:00

Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарыла

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың, ди халык мәкале. Булачак уңышка ныклы нигез салу нәкъ менә язгы кыр эшләренең тиешле дәрәҗәдә башкарылуына бәйле.

Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарыла
Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарыла

М.Горький ис. кооперативның Кадер бригадасы мастерскоенда бүген чәмле хезмәт кайный. Кыш дәвамында биредә авыл хуҗалыгы техникалары, тагылма инвентарьлар ремонтлана. Бүгенге көндә ике «МТЗ-12.21» тракторларының деталь-узеллары карала. Механизаторлар Олег Зайцев, бертуганнар Шамил һәм Тәлгать Маликовлар ремонт сыйфатын беренче урынга куеп хезмәт сала. «К-700» тракторы да биредә ремонтлана. Аның двигателенә капиталь ремонт таләп ителә. Тракторны сафка бастыру өчен запас частьләр белән тәэмин итү оештырылган.

Тагылма инвентарьларны ремонтлау эшләрен дә югары дәрәҗәдә алып баралар биредә. Бүгенге көнгә тырма, кәтүк агрегатлары, нигездә, әзер.

-Ремонт эшләре җылытылган бинада башкарыла. Бу механизаторлар, эш темпы өчен - мөһим. Техникаларга запас частьләр кайтарылып тора. Кооперативның техника паркын куәтле тракторлар, комплекслар тәшкил итә. Быел аны яңа “Кузбасс” чәчү комплексы, ике “ДжонДир” комбайны тулыландырды. Эш барышында эретепябыштыручы Фагыйль Сәлимгәрәевның, токарь Рөстәм Ярмөхәммәтовның тырышлыгы - бәхәссез. Гомумән, һәр кеше үз бурычын намус белән үти, яңа сезонга ныклы әзерлек белән килә, - диде кооперативның баш инженеры Сергей Зайцев.

-Яңа техника яңа мөмкинлекләр бирә. Бездә туфрак төрле катылыкта бит, йомшак урыны да, катысы да бар. Комплекс икесендә дә бердәй нәтиҗә белән эшли. Техниканың барысы да ныклы, чыдамлы. Быелгы язгы кыр эшләрен дә үз вакытында башкарып чыгарбыз, - диде механизаторлар.

М.Горький ис. кооператив хезмәтчәннәренең быелгы уңышка нигез салу эшләрен үз вакытында һәм тиешле таләпләргә туры китереп башкарып чыгачакларына шик юк. Бүлекчәләрдә техника ремонты белән бергә чәчүлек орлык әзерләү дә башкарылган. Орлыклар белән тәэмин ителеш планга карата башкарыла.

-Чәчүлек орлык тулысынча әзер. Аларның тишелеше буенча тикшерү дә яхшы нәтиҗә бирде. Эш, елдагыча, бер сменада оештырылачак. Быел элиталы сортлар чәчү буенча эшне дәвам итәчәкбез. Бодайның Ульяновская, Нерда, арпаның Тевкеч кебек элита һәм беренче репродукция сортларын чәчәргә планлаштырабыз, - дип бүлеште кооперативның баш агрономы Илфак Харисов.

Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип юкка гына әйтмиләр. Авыл хезмәтчәннәре бу әйтемне яхшы белә. Шуңа иң яхшы, иң сыналган сортлы орлыкларны гына чәчәләр. Уңыш та югары була. Язгы кыр эшләренә җәлеп ителүче бар техника һәм чәчү комплекслары да механизаторлар белән тәэмин ителгән. Һәр механизаторга ачкычлар, кирәкле кораллар җыелмасы, аптечка һәм махсус кием бирелә.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарыла
Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарыла
Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарыла
Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарыла
Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарыла
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас