Кооператив белән БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе Неля Әхмәтова җитәкчелек итә. Күптән түгел үткән отчет җыелышында 2025 елгы эшчәнлеккә анализ ясалып, киләчәккә планнар, бурычлар билгеләнде.
Неля Дамир кызы чыгышыннан күренүенчә, авыл эшчәннәре елны уңышлы тәмамлаган. Узган чорда кооператив буенча 164 млн. 15 мең сумлык (2024 елда – 142 млн. 986 мең сум) продукция җитештерелгән. Аларны сатудан барлыгы 21 млн. 145 мең сум саф табыш алынып, рентабельлек – 18,8 процент.
Барлыгы 2591га мәйданда бөртекле культуралар чәчелеп, һәр гектардан – 21,2 ц төшем, 52 мең 674 ц тулай ашлык җыеп алынган. Бу, узган чор белән чагыштырганда, 124 проц. тәшкил итә. Ашлык сатудан хуҗалык кассасына 56 млн. 135 мең сум акча кергән. Көздән 390 гектар мәйданда арыш чәчелгән. Хуҗалык буенча җитәрлек күләмдә силос, сенаж. печән, салам хәзерләнгән.
Бу җәһәттән язгы-көзге кыр эшләрендә намуслы хезмәт күрсәткән механизаторлар Хәвис Сафиев, Азамат Йосыпов, Фәнүр Хәмзин, Хәйдәр Латыйпов, Наил Габдуллин, комбайнчылар Алмаз Суфиянов, Илгиз Әхмәтов, водительләр Барый Шәрәфисламов, Рәмил Ахунов, чәчүче Игорь Тимербаев, ашлык чистартуда эшләүчеләр Салават Сәлемгәрәев, Илнар Гыймазовлар мактап телгә алынды.
Ел дәвамында17654 центнер сөт савылып, шуның 16233 ц сатылган. 617 ц ит җитештерелеп, уртача тәүлеклек артым 729 грамм тәшкил иткән. Ел башыннан 418 баш яшь үрчем алынган.
Терлекчелек тармагында көнне-төнгә ялгап, тырышып тир түккән савымчылар Серофима Тимербаева, Оксана Тимирбаева, Гөлчәчәк Ямилова, Филүсә Ханова, терлекчеләр Аркадий Байдуганов, Степан Тимирбаев, Самоля Тимирбаев, Илгиз Гыйльметдинов, Илнар Тимерханов, сөт саву корылмалары операторы Азат Солтанов һ.б. адресына тик мактау сүзләре яңгырады.
Кыр батырларын тәмле ашлары белән сыйлаучы поварлар Эльвира Сәгабиева һәм Гөлназ Солтанова мактап телгә алынды.
Узган чорда кооператив идарәсе җитәкчеләре эшчеләргә уңай шартлар тудыру максатында, байтак чаралар башкарылган. Атап әйткәндә, Мари Мәнәвез фермасында сыер саву бүлмәсендә яңа станнар куелган, идәннәр бетон белән түшәлгән, резина келәмнәр җәелгән, белгечләр, ял итү бүлмәләре ремонтланган, сантехник узеллар эшләнгән, ишекләр яңартылган.
Узган елда хуҗалыкның материал-техник базасын арттыру өстендә күләмле эш башкарылган. Атап әйткәндә, техника паркы яңа куәтле “РСМ2400”, ”ХСМС-3207К” телескопик йөк төяүче тракторлар, “БДМ-3.2” дисклы тырма белән тулыландырылган. Базытамак ындыр табагында 100 тонналы йөк үлчи торган электрон үлчәүгеч урнаштырылган.
Бүген эшләгән һәр кешенең хезмәт хакы, кооперативның киләчәге ит һәм сөт сатудан тора. Уртача айлык эш хакы – 30 мен 818 сум. Кооператив хезмәтчәннәренә ашлык, мал, печән, салам бирелгән.
Неля Дамир кызы үз чыгышында агымдагы елда конкрет чаралар күреп, эшне тагы да яхшырак оештырырга, һәр участокта тәртип, җаваплы караш булдырырга чакырды, киләчәккә төп бурычларны билгеләп үтте. Гомумән, 2026 елда җитәрлек күләмдә ашламалар, химик препаратлар, ягулыкмайлау материалларын тупларга, комбайннарга, чәчү агрегатларына, гомумән, техникаларга сыйфатлы ремонт үткәрергә, тәүлеклек артым алуны арттырырга кирәклеге һ.б. әйтелде.
Төп докладны тулыландырып, малларны ясалма орлыкландыру технигы Динар Зиннәтуллин чыгыш ясады.
Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, эшне тиешенчә оештыруларын билгеләп, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Арытаба Илдар Иршат улы намуслы хезмәтләре өчен баш инженер Илдус Акмаловка, механизатор Фәнүр Хәмзинга - БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын, Яңа Нәдер ферма мөдире Рәүф Кәлимуллинга, водитель Илгиз Нурмөхәммәтовка - муниципаль район хакимиятенең, механизатор Хәйдәр Латыйповка, машина белән сыер саву операторы Серофима Тимербаевага район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.
Шулай ук бу көнне бер төркем алдынгыларга акчалата премия тапшырылды һәм кооператив әгъзаларына бәйрәм пакетлары таратылды.
Чара “Нур” дәүләт татар театрының спектакле белән тәмамланды.
Лира ШАМИЛЕВА.