Маяк
-10 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 март , 15:30

Яхшы шартлар - нәтиҗәлелеккә

Бүген районның барлык агросәнәгать предприятиеләрендә дә малларны кышкы шартларда тукландыру җайга салынган. Эшне алдан уйлап һәм оешкан төстә башкару үз нәтиҗәсен бирә: сыйфатлы азык муллыгы, зооветеринария таләп ләрен үтәлүе, район буенча көндәлек савым һәм сатылган сөт күләме күрсәт кечләре узган елдагы белән чагыштырганда югарырак. 

Яхшы шартлар - нәтиҗәлелеккә
Яхшы шартлар - нәтиҗәлелеккә

“Урал” җәмгыяте терлекчеләре кышлату чорына җитди әзерләнеп, бүгенге көндә мул продукция алу максатында фидакарь хезмәт сала. Әйтергә кирәк, хуҗалыкның басучылыкта да, терлекчелектә дә күрсәткечләре яхшы, эшләре гөрләп бара.

Җиткелекле, сыйфатлы азык запасы булдырмый торып, терлекчелектә мул продукциягә өмет итәсе юклыгын аңлап эшли ураллылар. Кыш буена малларга ашатырга терлек азыгы хәзерләнгән - 542 тонна печән, 9306 тонна сенаж, 6438 тонна силос, җитәрлек күләмдә фураж туплаганнар. Хуҗалыкта эшләүчеләргә дә печәнсалам өләшкәннәр, эш вакытында бүленергә, транспорт эзләргә туры килмәсен өчен аны капка төпләренә кадәр илтеп бирүне оештырганнар.

Җәмгыятьтә барлыгы 1580 баш мөгезле эре терлек асрала, көндәлек 77,1 центнер (физик авырлыкта) сөт озатыла. Бу былтыргы белән чагыштырганда 3,9 ц артыграк. Көн саен һәр сыердан уртача 18,2 кг сөт савылып, сөт 4,2 процент майлылык белән “Илишмолоко” жәмгыятенә озатыла.

Җәмгыять җитәкчелеге мул сөт савып алу өчен үрчем алуны яхшыртырга кирәклеген яхшы аңлап эш итә.

Уңышлар, беренче чиратта, коллективның тырыш хезмәте аша ирешелә. Савучылар Венера Шәйхелисламова, Зөлфия Сакапова, Гөлнисә Мәсәгутова, Рәдис Гыйльманов, Фидан Ахунов, Илнур Нурисламов үзара ярышып, бердәм эшли. Аларның һәрберсенең тәрбиясендә 65әр савым сыеры.

Терлекчеләр малларны технология таләпләренә ярашлы туя ашатып, савымны күтәрүгә бар көчләрен сала, ал-ял белми эшли. Азыкны «Хозяин» азык тараткыч агрегаты ярдәмендә кертәләр. Анда силос, салам, фураж, энергетик яктан кыйммәтле азыклар, аксымлы кушылмалар, катнашазык, премикс, акбур һәм башка төрле витаминлы азыклар кушыла. Мул һәм сыйфатлы сөт алыр өчен, терлекләрнең артымы әйбәт барсын өчен бай рацион белән ашатырга тырышалар биредә.

“Хозяин”да Ильвер Шәйхелисламов, Альмир Мусин, Илшат Кадраев катнашазыкны тарата. Фуражны Азамат Гыймазов әзерли. Силос, сенажны эттереп азык өстәленә Азат Харрасов һәм Илдус Ямалиев җайлап салып тора.

Фермада эш шартлары яхшы, бар нәрсә механикалаштырылган. Техник корылмалар, саву аппаратлары, сөт суыткыч төзек эшли.

Әлбәттә, ферманың киләчәге, сөтнең муллылыгы - яшь үрчемнең сакланганлыгында. Яңа гына туган бозауларны бер айга кадәр Ленар Закиров карый, зооветталәпләргә ярашлы тәрбияли. Аннары терлекләрне алты айга кадәр Наилә Шәйхелисламова, Азамат Камалов кабул итеп ала.

Фермада зооветеринария таләпләре дә төгәл үтәлә. Малларда чирләргә каршы ветпрепаратлар үз вакытында кайтарылып, вакцинацияләр эшләнә. Бу җәһәттән ветеринария табибы эшен дә башкаручы малларны ясалма орлыкландыру технигы Ринат Мортазин һәм аның ярдәмчесе Ирек Ямалиев үз бурычларына жаваплы карый.

Җәмгыятьтә коллектив яшь кадрлар белән тулыландырыла. Башкор дәүләт аграр университетын тәмамлаучы, бирегә баш зоотехник булып урнашкан белгеч Диана Гобәйдуллина беренче тәҗрибә мәктәбен үтә.

Ураллылар ирешелгәннәрдә генә туктап калмас, жәмгыять икътисадын ныгытуга юнәлтелгән позицияне тагы да яхшыртыр, дип ышанасы килә.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Яхшы шартлар - нәтиҗәлелеккә
Яхшы шартлар - нәтиҗәлелеккә
Яхшы шартлар - нәтиҗәлелеккә
Яхшы шартлар - нәтиҗәлелеккә
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас