Маяк
+6 °С
Болытлы
80 лет Победы
Авыл хуҗалыгы
19 март , 06:00

Нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла

“Илеш МТС” җәмгыяте – нигез салынган көненнән башлап, яңа технологияләргә таянып эш итүче һәм авыл хуҗалыгы икътисадында тотрыклылыкны тәэмин итүче хуҗалыкларның берсе.

Нәтиҗәле эшчәнлек алып барылаНәтиҗәле эшчәнлек алып барыла
Нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла

Җәмгыятьнең еллык отчет җыелышы эшлекле төстә үтеп, директор Р.Зариповның докладында икътисади-финанс хәленә җентекле анализ ясалды, нигезле чагыштыру аша үсеш резервлары барланды, кимчелекләр тәнкыйтьләнде, планнар кабул ителде.

Җәмгыять басучылык һәм сөтчелек белән шөгыльләнә. Теләкәй сөтчелек фермасында эшчәнлек үз югарылыгында оештырылган. Узган чорда җитәкчелекнең терлекчеләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартларын җиңеләйтү хакында даими хәстәрлек күрүе, шулай ук коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, узган чорда 1365 тонна сөт җитештерелеп, 1327 т реализацияләнгән. Һәр сыердан савым 5345 кг тәшкил итә. Алынган продукция югары сортлы, Уфа сөт заводына озатыла.

Җәмгыятьтә малларны ясалма орлыкландыру уңышлы алып барыла. Ел башыннан 189 баш бозау алынган. Хезмәткәрләрнең үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә аларның үлеменә юл куелмаган. Маллардан уртача 731 грамм тәүлеклек артым алынган.

Рәвис Газизҗанович билгеләвенчә, басучылык тармагыннан да мул гына уңыш җыеп алынган. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зур җаваплылык, осталык белән эшли белүе нәтиҗәсендә, 497 гектар мәйданда үстерелгән бөртекле культуралардан 1600 тонна уңыш жыелган. Гектар куәте 28 ц тәшкил иткән. Көнбагыш культурасы 830 га мәйданда игелеп, уртача һәр гектардан - 16 ц.

Р.Зарипов ирешелгән уңышларны, резервларны күрсәтү, киләчәккә бурычларны барлау белән беррәттән, җитешсезлекләрне дә билгеләп үтте һәм бүген аларны бетерү өстендә эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Отчет җыелышында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев катнашып, үз чыгышында җәмгыять эшенә уңай бәя бирде һәм тырыш хезмәтләре, район икътисадын ныгытуга керткән өлешләре өчен мтслыларга рәхмәтен җиткереп, механизаторлар Рәзил Мәхмүтовка – БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте, Иршат Фәррәхетдиновка, Флорис Шәйбаковка, водительләр Фәнүр Хәйртдиновка - муниципаль район хакимиятенең, Рүзил Шафыйковка, механизатор Ревенер Фәзуллинга район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Җыелышта Исанбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Камил Мостафин үзара хезмәттәшлекнең ныклы булуын билгеләп, әлеге территорияләрдәге авылларны төзекләндерүдә һәм башка төрле юнәлештәге ярдәмнәре өчен җәмгыять җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.

Традиция буенча, елдагыча, акчалата премия тапшырылды. Шулай ук авыл эшчәннәренә бәйрәм пакетлары таратылды.

Җыелыштан соң район мәдәният сарае хезмәткәрләре күркәм концерт программасы тәкъдим итте.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас