Районда техника ремонтлау оешкан төстә бара. Басуларда әлегә калын кар юрганы ятса да, көннәнкөн яктырак елмайган кояш игенче күңелен кырларга тарта. Авыл кешесе урак тәмамлану белән язгы кыр эшләрен кайгырта башлый.
Районыбыз механизаторлары да “корыч ат”ларны һәм җир эшкәртү корылмаларын көздән үк ремонтлый башлады. Моның өчен хуҗалыкларның машинатрактор паркында ремонт бригадалары төзелде, эш күләме билгеләнде.
И.Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгы — районда гына түгел, бөтен республикада иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Мең гектардан артык мәйданда үстерелгән элита орлыкларны Башкортстан, Татарстан, Ырынбур һәм Курган өлкәләре аграрийлары сатып ала һәм аларның даими клиентлары булып кала.
Әтисенең һөнәрен дәвам итүче Илдар Ялалов хуҗалыкның төп эш юнәлешен – орлык җитештерүне саклап кына калмыйча, аны елдан-ел киңәйтү белән мәшгуль. Соңгы елларда орлык җитештерү барышы тулысынча яңартылган, биналар реконструкцияләнгән, хуҗалыкта ел саен техника һәм җиһазлар сатып алына. Илдар Фирдәвис улы билгеләвенчә, хуҗалык техниканы тулысынча үз исәбенә яңарта. Шуны да әйтергә кирәк, хуҗалыкта ел саен демонстрацион чәчүлекләр үстерелә, авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлары төбәк шартларына җайлашуын, югары уңыш бирү мөмкинлеген билгеләү буенча сынаулар үтә. Хуҗалык Башкортстан, Татарстан, Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Җитештерелгән орлыкны республика хуҗалыклары сатып ала. Бүген яңартылган складларда әзер орлык капчыкларга тутырылган һәм хуҗалыклардан килеп алуны көтә.
Техника ремонты хуҗалыкта үз югарылыгында оештырылып, сыйфатлы итеп башкарылган. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техникалар, агрегатлар төзәтелеп, көйләнеп беткән. Механизаторлар Азамат Гыймадисламов, Рәмил Закирҗанов, Айдар Хаҗетдинов, Вилүр Шафыйков, Ришат Кнәзханов, Сидр Сайранов ремонт эшләрендә өлгерлек күрсәткән.
Чәчүдә ике агрегат катнашса, дым каплатуда – 3 техника. Агымдагы елда 520 гектарда – бодай, 310 га – арпа, 50 га – солы, 50 га – борчак, 116 га – карабодай, 200 – соя, 50 га мәйданда рапс чәчү планлаштырыла. Хуҗалыкта узган елда гектар көче уртача 35 центнер булган. Быел да аларның ирешелгәннән чигенергә исәбе юк. Шуңа күрә барлык эшләрне төгәл һәм вакытында башкарырга тырышалар. Уңыш нигезе булган орлыклар да тулысы белән чәчү кондициясенә җиткерелгән. Ягулык-майлау материаллары тупланган, минераль ашламалар март азагында кайтарыла башлаячак.
-Хуҗалык язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килә. Билгеле, көйле эшләү өчен тәҗрибәле һәм уңган механизаторлар булу кирәк. Ә бездә алар барысы да ышанычлы, сыналган, – ди КФХ җитәкчесе Илдар Ялалов.
Хуҗалык механизаторларының күңелләре көр. «Яз тәэсир итә», – дип елмаеша алар. Куәтле техниканы иярләп басуларга чыгар көннәр якынайган саен ир-егетләрнең күңелләре ашкына-җилкенә башлау табигый, башкача була да алмыйдыр ул. Тырыш игенчеләргә һава торышының уңай килеп, чәчүне уңышлы башкарып чыгуларын телисе генә кала.
Лира ГӘРӘЕВА.