Маяк
+7 °С
Болытлы
80 лет Победы
Авыл хуҗалыгы
9 апрель , 11:00

Сыйфатка йөз тотып

Язгы чәчү эшләренә дә ерак калмады, шуңа күрә әлеге вакытта районның барлык хуҗалыкларында да техниканы әзерләү тулы куәтенә бара. Бик тиздән бар җиһан техника гөрелтесенә күмелер. Р.Мусин ис. җәмгыятьтә дә соңгы әзерлек эшләре бара. Икмәк, жир кадерен белгән авылның уңган ир-егетләре жиң сызганып үз техникаларының ремонтын төгәлләүгә бар көчен сала. Тракторларның ремонты 70 проц. башкарылган, алар тиз арада тәмамланачак. 

Сыйфатка йөз тотыпСыйфатка йөз тотып
Сыйфатка йөз тотып

Җәмгыять язгы кыр эшләренә, нигездә, әзер дип билгели барлык ремонт эшләрен ныклы контрольдә тотучы директор урынбасары Илдус Хәйбрахманов.

-Техника ремонтын көздән үк актив темпта башлаган идек. Беренчеләрдән булып, тырмаларны чүкеп әзерләп куйдык. Яңа елдан соң кәтүкләрне ремонтладык, буядык. Егетләр аларны җыеп бетереп, әзерлек сызыгына куйды. Культиваторлар, чәчкечләр дә әзер. Һәр агрегат, һәр техника механизаторларга беркетелгән. Ашламалар, ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә тупланды. Язгы кыр эшләре тоткарлыксыз, ватылуларсыз, исән-имин үтәр, дип ышанып калам, - диде ул.

Җәмгыять уңганнары алдында барлыгы 1800 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкару бурычы тора. Аны сыйфатлы һәм үзвакытында үтәп чыгар өчен житәкчеләр тарафыннан бар шартлар да тудырылган, механизаторларның кәефләре яхшы, эшләре көйле бара. Димәк, нәтижәләр дә югары булыр, дип өметләнәбез.

-Ремонтка җаваплы карыйбыз, чөнки техниканы сафтан чыгарырга ярамый. Һәр нәрсәгә сакчыл караш булганда гына максатка ирешеп була. Ә безнең максат – җитештерүчәнле эшләп, оптималь срокларда киләчәк уңышка нигез салу, - ди жәмгыятьнең тәҗрибәле һәм мактаулы механизаторы Рәфит Әхмәдишин. Абдулла авылы уңганы 20 елга якын гомерен туган хуҗалыгын үстерүгә багышлаган чын җир кешесе. Бүген ул үзе хезмәтләндергән “МТЗ-82” тракторын язгы чәчүгә сыйфатлы итеп әзерләгән.

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә хөрмәт казанган эшчеләр биредә бихисап. Әйтик, водитель Ринат Нәбиев, механизаторлар Венер Зәкиев, Рәсил Гыйлемҗанов, Игорь Калмык, Марс Усманов, Володя Попов, Илгиз Латыйпов, Рәвис Рафыйков, Илсур Ямалетдинов, Фәрхәт Хәсәнов, эретеп-ябыштыручы Айдар Зәйнетдинов, слесарь Фәвәрис Исмәгыйлов техникаларның детальләрен һәм төеннәрен тиз арада төзәтергә кирәк икән, шәхси вакытлары белән исәпләшичә, ял көннәрендә дә эшкә чыга.

Чәчү чорында барлыгы дүрт “МТЗ82”, бер “МТЗ-12.21”, ике “Т-150”, бер “К-700”, бер “К-739”, “КамАЗ”, “ЗИЛ” автомашиналары катнашачак.

Һава торышы яхшы торса, җәмгыять уңганнары күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын өстәмә тукландыруга чыгачак. Аларга һәр башлангычларында киләчәктә дә күңел күтәренкелеге, һәр авыл хуҗалыгы компаниясен исән-имин үткәрергә язсын, дигән теләктә калабыз.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына кушылыгыз: https://max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!

Сыйфатка йөз тотып
Сыйфатка йөз тотып
Сыйфатка йөз тотып
Сыйфатка йөз тотып
Сыйфатка йөз тотып
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас