Маяк
+11 °С
Облачно
80 лет Победы
Авыл хуҗалыгы
15 Апреля , 11:00

Игенчеләр басуларны иңли

Илеш игенчесенең тынгысыз көннәре башланды - басуларга беренче тракторлар керде.

Игенчеләр басуларны иңлиИгенчеләр басуларны иңли
Игенчеләр басуларны иңли

Һәр елдагыча, «Урожай» токымчылык заводы, «Урал», М.Гәрәев ис. хуҗалык механизаторлары беренчеләрдән булып, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны, тырматуны башлады. 

Авыл хуҗалыгы тармагында Илеш көзгесе булган «Урожай» җәмгыяте эшчәннәре һәр елны мөһим кампанияне тәүгеләрдән булып башлый.

Бүген күпьеллык үләннәргә азотлы ашлама кертелә. Аны “КамАЗ” автомашинасы белән Рәмил Әхмәдишин ташып торса, «Туман-3» агрегаты белән Айдар Бикчурин люцерна басуына сибә. Әйткәндәй, бу культура барлыгы 1600 га били.

Биредә мул уңыш алу өчен, ел гына уңай килсен, мөмкинлекләр бар. Җәмгыять җитәкчелеге исә, елдагыча, кыр батырларының хезмәтен илһамлы итү хәстәрен күрәчәк. 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас