Маяк
+9 °С
Дождь
80 лет Победы
Авыл хуҗалыгы
24 Апреля , 08:00

Ураллылар ял белми

“Урал” җәмгыятенең басуларны сагынып, хезмәткә чыккан игенчеләре мөһим кампаниягә дәррәү тотынды.

Ураллылар ял белмиУраллылар ял белми
Ураллылар ял белми

Аграрийлар өчен озын кыш буена әзерләнгән иң җаваплы мәл – кыр эшләре башланып, алар тулы көченә керде. Бүген районыбызның кайсы хуҗалыгына барма, басулар техника гөрелтесенә күмелгән: күпьеллык үләннәр тырматыла, дым каплатыла, кышкы культуралар өстәмә тукландырыла.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Сергей Пискарев билгеләп үтүенчә, быел чәчү структурасына да үзгәрешләр кертелә. Бодай һәм арпа мәйданнары бераз кими. Аның каравы, көнбагыш, соя һәм рапс кебек ихтыяҗ зур булган культуралар мәйданнары киңәйтелә. Орлыклар җитәрлек күләмдә тупланган.

“Урал” җәмгыяте уңганнары һәр елдагыча яхшы әзерлек белән килеп, беренчеләрдән булып районда язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Биредә механизаторлар тырышлыгы белән басуларда дым каплату, тырмату, күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре сыйфатлы алып барыла.

Күпьеллык үләннәрне тырматуда һәм тукландыруда уңган механизаторлар Ильяс Әсадуллин (“Diamond” тракторы) белән Эдуард Фәррахов (“МТЗ-82”) өлгерлек күрсәтә.

Белгечләр фикеренчә, быелгы чәчү кампаниясе үзенчәлекле булачак. Язгы дымны саклап калу – төп бурыч. Шуңа күрә чәчү эшләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә үткәрү максаты куелган. Җәмгыять уңганнары алдында 3000 га мәйданда бу чараны башкару тора. Әлеге мөһим эшкә 3 техника җәлеп ителгән. Аларда хуҗалыкның тынгысыз механизаторлары Эльвир Шәйхлисламов, Ринат Хәертдинов һәм Илнур Кашапов бар көчен сала.

Басу батырларының һәрберсе көндәлек нормаларын арттырып үти. Кыр батырларының эшсөючән көчле куллары белән елдан-ел басуларда мул уңыш үстереп алына.

Эш бер сменада иртәнге сигездән башланып, кичке сигезгә кадәр дәвам итә. Кыр эшләрендә тир түккән басу батырларын ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган.

Әйе,чын мәгънәсендә, елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алды. Башкарган эшләрегез уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш жыеп алырга язсын сезгә, игенчеләр.

Лира ШАМИЛЕВА.

Ураллылар ял белми
Ураллылар ял белми
Ураллылар ял белми
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас