Маяк
+14 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
30 Апреля , 10:00

Җиң сызганып эшләр вакыт җитте

Игенче һәр язны дулкынланып көтеп ала. Иркен басу-кырларда җиң сызганып эшләр вакыт җитте. Киләсе елда икмәкле булу язмышы бүген хәл ителә. Мул уңыш алу өчен язгы чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, тизрәк башкарып чыгарга кирәклеген һәр хуҗалыкта яхшы беләләр, билгеле.

Җиң сызганып эшләр вакыт җиттеҖиң сызганып эшләр вакыт җитте
Җиң сызганып эшләр вакыт җитте

Ләкин һава торышының тотрыксыз булуы, район буенча яңгырлар яву сәбәпле, аграрийларга язгы кыр эшләрен тулы куәтенә алып барырга комачаулык тудыра. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 29 апрельгә район хуҗалыкларында барлыгы 52196 га мәйданда дым каплатылды, 4108 гектарда күпьеллык үләннәр, 5028 гектарда уҗым культуралары өстәмә тукландырылды. Басу эшләре аеруча “Урожай”, “Урал”, М.Гәрәев ис., М.Горький ис. хуҗалыкларда комплекслы алып барыла. 

Район буенча 6664 т минераль ашлама тупланды. Гомумән, орлыкларны агулап чәчү оештырыла. Иң беренчеләрдән булып, яңа уңышка нигез салуга “Урожай” токымчылык заводы, “Үзәк МТС” Илеш филиалы, “Урал”, Р.Мусин җәмгыятьләре, М.Гәрәев ис., «Илеш» кооперативлары төште. “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә – 48 га, “Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш -120 гектарда арпага, «Урал» җәмгыятендә - 50 га берьеллык үләннәргә, М.Гәрәев ис. кооперативта - 30 гектарда - бодайга, «Илеш» кооперативында 10 гектарда көнбагышка һәм 35 га берьеллык үләннәргә нигез салынган.

А.Рамазанов крестьянфермер хуҗалыгы игенчеләре оешканлык белән язгы кампанияне башлап, дым каплатыла, күпьеллык үләннәргә ашлама кертелә.

Хуҗалык уңганнары агымдагы чәчү кампаниясендә 1800 гектарда эш башкарырга җыена. Игенчеләр моны яхшы аңлап, көнне генә түгел, хәтта сәгате дә елны туйдыра торган вакытны отышлы файдалана.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Рамазанов сүзләренә караганда, хуҗалык буенча быел 350 га – бодай, 470 га – арпа, 1000 га – көнбагыш, 190 га – кукуруз биләячәк. Моның өчен җитәрлек күләмдә, кондициягә җиткерелгән сыйфатлы орлык тупланган. Әйткәндәй, биредә югары уңыш бирүче элиталы сортлар игелә. Һәр гектарга 80 центнер исәбеннән (физик авырлыкта) минераль ашлама кертелә. Ул җитәрлек күләмдә кайтарылган. Эш бер сменада оештырылып, планнар билгеләнгән, тракторлар һ.б. агрегат-корылмалар кадрлар белән комплектланган.

-Төп принципларның берсе — агротехник таләпләрне төгәл үтәү. Бер культураны бер үк урынга ел саен утыртырга ярамый. Чәчү әйләнеше сакланмаса, җирнең көче кими, — ди Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Альберт Рамазанов.

Хуҗалыкта орлыкларны чистарту, агулау эшләре бара. Яшь агроном Камил Әхмәтшин инде биш ел дәвамында биредә хезмәт куя, ә Руслан Муллаянов ике ел элек кушылган. Алар арпа орлыкларын эшкәртү белән мәшгуль.

Хуҗалыкның техник паркы да бай һәм заманча. Язгы кыр эшләрендә ике “МТЗ-1221”, дүрт “МТЗ82”, ике “К-700” тракторы, дүрт чәчү комплексы катнашачак. Былтыр алынган чәчү комплексы ашламаны да берьюлы кертү мөмкинлеген бирә, дымны саклый — бу исә уңышка турыдантуры тәэсир итә. Моннан тыш, 18 метрлы “Кама” тырмалау агрегаты да кулланыла. Аның белән тәҗрибәле механизатор Илгиз Габидуллин эшли. Ул биш ел хуҗалыкта хезмәт куя, теләсә нинди техниканы сүтеп-җыя ала торган оста белгеч.

Бүгенге көндә кооператив эшчәннәре 1000 гектар мәйданда дым каплаткан. Бу эшне, елдагыча, тәҗрибәле тракторчылар башкара. Механизаторлар Илсур Габидуллин, Фидан Йосыпов, Айдар Фазлыев өлгерлек күрсәтә.

Җитәкчелек бу җаваплы чорда, өзеклекләр булмасын өчен, бар шартларны да булдырырга тырыша. Ремонт өчен эретеп ябыштыру хезмәте белән тәэмин ителеш эш урыннарында – басуларда оештырылган. Игенчеләрне ашату ике тапкыр оештырылып, повар Рәшидә Фазлыева үз һөнәрен яратып башкара. Ул пешергән ризыкларны Альберт Әһадуллин эшчеләргә аш ташый:

- Кешегә көч кирәк, шуңа күрә кайнар ашсыз булмый, — ди ул.

Күренүенчә, биредә язгымөһим кампаниянең һәрчарасы төгәл һәм үз вакытында башкарылып килә. Хәер, моның өчен биредә шартлар да бар, средстволар да җитәрлек. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, игенчеләр бар тырышлыгын салып эшләячәк, дигән өмет зур.

Лира ШАМИЛЕВА.

Җиң сызганып эшләр вакыт җитте
Җиң сызганып эшләр вакыт җитте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас