Маяк
+16 °С
Облачно

Ал-ял белми фидакарь хезмәттә

Район хуҗалыклары өчен бүген иң кызу мәл, чәчү эшләре башланды. Һәр елдагыча, Куйбышев ис. җәмгыятьтә хезмәт салучылар язгы кампанияга яхшы әзерлек белән керде. Бүгенге көнгә хезмәт ияләре басуларда өстәмә тукландыру, дым каплату һәм тырмату эшләрен тулысынча төгәлләп, бар көчне бодай, арпа һәм көнбагыш культураларын чәчүгә юнәлтә.

Ал-ял белми фидакарь хезмәттәАл-ял белми фидакарь хезмәттә
Ал-ял белми фидакарь хезмәттә

Әйе, биредә һәр тарафта чәмле хезмәт кайный. Монда хуҗалык идарәсенең ныклы контроле, белгечләрнең басудагыларга якын ярдәме, игенчеләрнең фидакарь тырышлыгы сизелә. Баш агроном Искәндәр Авзалов чәчү барышын оештырып, эш сыйфатын тикшереп тора, кирәк чакта эшчеләргә ярдәмгә ашыга.

Бодай басуында тәҗрибәле механизатор Дамир Хәбибуллин тырыш хезмәт сала. Кыр батыры быел үзенең 48нче чәчү кампаниясен каршы ала. Ул куәтле “AGROAPOLLO” тракторында көн саен 70 гектар мәйданда эш башкара.

Чәчкеч алдыннан “К700” тракторында уңган механизатор Илфир Сираев культивация эшен башкара, артыннан “МТЗ-82” дә тырыш игенче Азат Гәрәев җирне кәтүкләп, эшне төгәлләп килә.

Арпа чәчүгә 3 техника җәлеп ителгән. Заманча “Кировец” тракторларына чәчү комплексларын тагып алыштыргысыз механизаторлар Рифкат Гатауллин, Василий Соборь, Филүс Казыйханов, “ДжонДир” га өр-яңа “Кузбасс” чәчкечен тагып, басу батыры Динар Хафизов ал-ял белми, тир түгә. Алар арпаның бер бөртеген дә әрәм итмичә җир куенына сала.

Көнбагыш культурасын чәчү үз эшенең остасы булган механизаторлар Рим Гариповка, Әнфир Шәйморатовка ышанып тапшырылган. Алар “Massey Ferguson” тракторына “Horsch Maestro” чәчү агрегатын тагып җитештерүчәнлек күрсәтә, ике сменада эш башкара. Вәзит Нигъмәтов “HANWOALCOR TC-1305” трактоорында бер сменада тырышлык күрсәтә. Көнбагыш чәчү алдыннан культивацияне Радим Тимершәехов, Фларит Хәкимов “К-700” тракторында өлгертеп тора.

Орлык һәм ашлама ташуда тоткарлыклар булмасын өчен “КамАЗ” һәм “Газ-53” автомашиналарында җилдәй җитез водительләр Халит Рахманов, Рәсил Камалов, Альберт Мостафин, Азамат Латыйпов, Радмир Хуҗин, Илшат Фәтхетдинов һәм Ришат Рамазанов бар тырышлыкларын сала.

Ындыр табагында да эш кайный. Азат Авзалов тоткарлыклар булдырмыйча орлыкларны төяп тора. Водитель Радмир Мусин бензовозда басуларга ягулыкны үзвакытында ташып өлгертеп тора.

Гомумән, быел чәчүдә хуҗалык уңганнары алдында 5200 гектарда эш башкару тора. Шуның 3300 гектары - бөртеклеләр, калганнары техник культуралар тәшкил итә. Җәмгыять уңганнары ике көндә иртә культураларны тәмамлау максаты белән янып тир түгә.

Күренүенчә, хуҗалыкта кыр батырлары һәммәсе дә тәҗрибәле, эшкә үтә дә зур җаваплылык белән караучан. Аларның бу көннәрдәге фидакарь эшчәнлеге көзен мул уңыш белән сөендерсен, дигән теләктә калабыз.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Ал-ял белми фидакарь хезмәттә
Ал-ял белми фидакарь хезмәттә
Ал-ял белми фидакарь хезмәттә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас