

Бу җәһәттән районда бишкөнлек ярышлар уздырылып, механизаторлар түбәндәге эш төрләре буенча ярыша:дым каплату; уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру; культивацияләү; чәчү.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бишкөнлек йомгаклар буенча “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең тәҗрибәле механизаторы Айдар Бикчурин күпьеллык үләннәрне тукландыруда, механизатор Альмир Нурыйманов тырматуда җиңүче дип танылды. “Маяк” җәмгыяте уңганнары да сынатмый. Дым каплатуда механизатор Илдар Габдрахимов алдынгы булса, культивацияләүдә Илнар Нурыев беренчелекне бирмәде. Чәчүдә М.Гәрәев ис.кооперативтан Рәфис Габбасов, Р.Мусин ис. җәмгыятьтән Рәфит Әхмәдишин җиңүче дип билгеләнде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы Сергей Пискарев басу уңганнарын тәбрикләп, вымпел һәм акчалата премияләр тапшырды.