Маяк
+27 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
14 Мая , 09:10

Һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланып

Бүген басу-кырлар машина-трактор тавышыннан гөрләп тора, һәр тарафта чәмле хезмәт кайный. Механизаторлар яңа уңышка нигез салуга үз өлешен кертергә тырыша.

Һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланыпҺәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланып
Һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланып

“Үзәк МТС” ДУАХП җәмгыятенең Илеш филиалы эшчәннәре дә, елдагыча, яхшы әзерлек белән килеп, чәчү кампаниясен уңышлы башлап җибәрде. Ягулык-майлау материалларын җитәрлек күләмдә туплаган. Техника ремонтына ныклы игътибар бирелеп, хуҗалык үзара тикшерү вакытында яхшы бәя алган.

Хуҗалык буенча 1531 гектарда кышкы культуралар, 300 га күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган. Барлыгы 3012 га чәчү эшләре башкарылып, бу планга карата 64 проц.тәшкил итә.

Җәмгыятьнең баш агрономы Рузалим Зыязетдинов сүзләренә караганда, агымдагы елда 4715 гектарда яңа уңышка нигез салу планлаштырыла. Сортларга килгәндә, бодайның Ворожея, Гранни сортлары чәчелә. Хуҗалык уңганнары борчак чәчүне төгәлләп, ул 215 гектарны били. Агымдагы елда алдагы елларда чәчелгән Ватан сорты белән бергә яңа Кумир сортын да үрчетәләр.

Безнең эшче төркем килгәндә уңган механизатор Азамат Таҗетдинов үзе хезмәтләндергән корыч аты белән басуларны иңли иде. Ул уңай килгән һәр сәгатьне нәтижәле файдаланырга тырыша. Өлгер водитель Азамат Мәхмүтов “КамАЗ” автомашинасы белән ташыган орлыкларны манипулятор белән эш итүче механизатор Рәшит Габдрахманов чәчү комплексына тутыра. Заманча техниканың куәтенә карап, хәйран калырлык, 3 тонна орлыкны үз эченә “йотып”алган “корыч ат” шунда ук басу киңлекләрен иңләп, бөртеклеләрне жир куенына салырга кереште. Аның артыннан яшь механизатор Владик Әхмәтов кәтүкләү агрегаты белән тигезләп, туфракның өске катын тыгызлап чыга.

Шулай ук икенче чәчү комплексы Лаяшты авылы янындагы басуда яңа уңышка нигез сала. Биредә бодай урын алып, ул 123 гектарда чәчелгән.

- Механизаторлар җиң сызганып эшкә җигелде, һәркайсы үзенә йөкләтелгән бурычны намуслы башкара. Иң мөһиме, барлык техника механизаторлар белән комплектланган. Табигать тә матур көннәре белән сөендерә. Эшләр тоткарлыксыз, үзвакытында башкарылсын, - ди Рузалим Зыязетдинов.

Предприятиедә басу батырларын матди яктан кызыксындыру чаралары эшләнгән, кырга кайнар ризык китерү оештырылган. Жентекләп уйланылган эш планы буенча “Үзәк МТС” ДУАХП җәмгыятенең Илеш филиалы уңганнары язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга ниятли.

Лира КӘБИРОВА.

Һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланып
Һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланып
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас