

Иң тәүдә урожайлылар борчак (480 га) һәм арпа (2000 га) культураларын чәчүгә өстенлек биреп, аларны чәчү тәмамланган да инде. Бу культуралар чәчү кампаниясенең башлангыч этабын тәшкил итә.
Бүгенге көндә төп көч язгы бодайга нигез салуга юнәлтелгән. Торачы, Җәйләү, Иске Күктау авыллары янындагы басуларда аның яңа Ницца сорты игеләчәк.
Кырларга берьюлы 6 агрегат чыгарылып, эш ике сменада оештырылган: кайбер агрегатлар тәүлек әйләнәсе диярлек эшләсә, калганнары бер сменада хезмәт куя. Механизаторлар өчен барлык шартлар тудырылган — алар басуда ук кайнар аш белән тәэмин ителә.
Язгы чәчү кампаниясендә һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Тырыш, тәҗрибәле механизаторлар Илмир Галимәрданов, Азамат Мирзаянов, Фәнис Гыйльметдинов, Альберт Шәйдуллин куәтле техникаларда үзара ярышып эшли.
Авыл кешесе өчен язгы чәчү - гади эшкенә түгел, ә зур җаваплылык. Шуңа күрә игенчеләр бу кампанияне һәркемнең уртак бурычы дип саный.
Җәен – чәчүдә, көзен – уракта, җир сөрүдә, кышын “КамАЗ”да хезмәт куям. Көннәр яхшы торса, чәчүне тиз арада тәмамларга исәплибез. Егетләр үзара ярышып эшли, димәк нәтиҗәсен дә тиздән көтәсе. Орлыклар җир куенына кергәч, яңгырлар явып, көзгә мул уңыш көтәргә язсын, - дип тели биредә 10 елга якын фидакарь хезмәт салучы Илмир Галимәрданов. Аның сүзләренчә, кырда хезмәт куючы механизаторлар да үз эшләренә бик җаваплы карый. Алар иртә таңнан ук эш башлый, кичкә кадәр туктаусыз хезмәттә.
Өлгер водительләр Искәндәр Мәрванов, Илсур Галләмов, Динар Мәрданов, Венер Ганиев, Денис Гарифуллин өзлексез рәвештә ашлама һәм орлыкларны кырларга ташый, чәчкеч агрегатларын вакытында чәчүлек белән тәэмин итеп тора. Бу эш чәчү темпын саклауда аеруча мөһим.
-Ташып торабыз, өзеклек булмасын, дип тырышабыз. Һәр эш үз вакытында башкарылырга тиеш, — ди алар.
Игенчеләр көненә 500-600 гектар мәйданда эш башкара. Әлегә җәмгыять 86 проц. мәйданда чәчү эшләрен башкарган. Эшләр оешкан төстә бара, язның уңай килүе дә игенчеләргә өмет өсти.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.