

Иң мөһиме, белгечләрнең һәм механизаторларның тырыш хезмәте, техниканың көйле эшләве нәтиҗәсендә билгеләнгән бурычлар уңышлы гамәлгә ашырыла.
Быелгы чәчүне дә агыйделлеләр тырышлык белән башлап җибәрде. Көйле техника, җитәрлек ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, орлык, иң мөһиме, тәҗрибәле механизаторлар – болар барысы да 5000 гектардан артык мәйданда эш башкарырга мөмкинлек бирә.
Баш агроном Марат Әдеһәмов сүзләренә караганда, чәчү орлыклары тиешле кондициягә җиткерелеп, басуга чыгар алдыннан агуланган. 1000 гектарда арпаның Памяти Чепелева, үрчетү өчен Крауф, 1400 га бодайның Ульяновская-105, үрчетү өчен Ликамеро, 100 га борчакның Салават сортлары, 1100 га көнбагыш, 340 га рапс, шулай ук 571 гектарда берьеллык үлән (солы) җир куенына кертелә.
Бүгенге көндә җәмгыятьнең борчак, рапс басуларында эш тәмамланган. Хәзер бар көч бодай, көнбагыш, арпа культураларына юнәлтелә.
Чәчүдә механизаторлар үзара ярышып эшли. Көнбагыш басуында тир түгүче Олег Иванов беренчелекне җитәкли. Фәнзил Камалов, Марсель Кадраев намуслы хезмәт башкара. Чәчү алды культивациясе Марат Бакировка ышанып тапшырылган.
Әйткәндәй, биредә югары уңыш бирүче элиталы сортлар игелә. Басуларның уңдырышлыгын күтәрүгә дә ныклы игътибар бирелә. Әлеге максатта агымдагы елда һәр гектарга бер центнер матдә исәбеннән (физик авырлыкта) минераль ашлама кертелгән.
Мал азыгы культуралары барлык чәчүлекләрнең 20 процентын били.
Соңрак япма астына 200 гектарда эспарсет культурасын җир куенына кертү планы тора.
Химик утауга, сенаж салуга, мал азыгы хәзерләүгә техника әзерлек сызыгына куелган.
Гүзәл НОГЫМАНОВА.