Маяк
+16 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
20 Мая , 11:00

Сыйфатны – беренче урынга

“Язгы көн ел туйдыра”, дигән халык әйтемен алга алып, район игенчеләре чәчү кампаниясен тиз тота. Ә быелгы һава торышы май аена хас булмаган эсселеге белән эшләрне аеруча кызу тотарга этәрде. Шуңа бүген күп хуҗалыклар язгы чәчүне тәмамлап та килә. 

Сыйфатны – беренче урынгаСыйфатны – беренче урынга
Сыйфатны – беренче урынга

Шуңа бүген күп хуҗалыклар язгы чәчүне тәмамлап та килә.Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 майга барлыгы 70357 гектар мәйданда, ягъни 88 проц. чәчү эшләре башкарылды. Район флагманы булган “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте бу җәһәттән, гадәттәгечә, иң беренче булып эшләрне тәмамлады һәм 7517 га киләчәк уңышка нигез салды.

“Мир” җәмгыяте уңганнары да сабан эшләрен тәмамлау алдында. Гомумән, авыл уңганнары 1800 гектарда – бодай, 1150 га – арпа, 400 га- рапс, 1300 га – көнбагыш, 530 га берьеллык үләннәр (вика+солы), 326 га кукуруз чәчте.

-Бүген җәмгыять уңганнары кукурузның соңгы басуында тир түгә. Алар чәчү кампаниясен куәтле көч белән башлады һәм тәмамлап килә. Эш шартлары булгач, хезмәт тә бар көченә бара, - дип сөйли эш барышы белән таныштырып җәмгыять директоры Раил Ганиев. 

Бүгенге көндә тәҗрибәле механизатор Салават Габдрахманов Карабаш бригадасында арпаның соңгы гектарларын чәчә. Шулай ук судан үләнен чәчеп бетерәсе кала. Бүгениртәгә эшләр тәмамланачак.

Илфак Калкаманов, Ринат Имамов кукуруз чәчкән, культивацияләүдә Фирдәт Ситдыйков, Армен Маргарян тырышлык күрсәткән. Илшат Газетдинов, Шамил Хаков - ашлама, орлыкларны Илсур Шәемов өлгертеп ташып торган.

Берьеллык үләннәр басуын Рәсих Сираев, Данил Вәлитов культивацияләгән, Азамат Вәлиуллин чәчкән, аның ярдәмчеләре Марсель Сәфиуллин һәм Роберт Исламов чәчкечләрдә торган, Альфред Тимершәехов кәтүкләгән.

-Эшләр кызу темпта бара. Техника ватылуларсыз эшли, ягулык-майлау материалларына кытлык юк. Көннәр эссе тора. Һава температурасының артык югары булуы чәчүлекләргә зыян китермәсен, ул туфрактагы дымны ала. Хәзер шифалы яңгырлар көтәбез», – дип белдерә игенчеләр.

Язгы сабан тәмамлана дисәк тә, кыр эшләренең көзгә кадәр дәвам итәсе эшләре башлана гына әле. Игенчеләргә бу җәһәттән уңышлар телибез.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Сыйфатны – беренче урынга
Сыйфатны – беренче урынга
Сыйфатны – беренче урынга
Сыйфатны – беренче урынга
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас