Маяк
+19 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
28 Мая , 10:30

Уңышлар эшкә бирелгәннән килә

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре иң кызу һәм җаваплы чорга аяк басты. Районыбыз басуларында чәчү эшләре актив рәвештә дәвам итеп, ул төгәлләнү алдында. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары һава шартлары яхшы торганда һәр көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, чәчү эшләрен мөмкин кадәр тиз арада башкарып чыгарга тырышты.

Уңышлар эшкә бирелгәннән киләУңышлар эшкә бирелгәннән килә
Уңышлар эшкә бирелгәннән килә

XXII партсъезд ис.кооперативта агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару, прогрессив алымнарны куллану максат итеп куела. Иң мөһиме, белгечләрнең һәм механизаторларның тырыш хезмәте, техниканың көйле эшләве нәтиҗәсендә билгеләнгән бурычлар уңышлы гамәлгә ашырыла.

Кооперативны игенчелекнең югары культурасына ия хуҗалык, дип һич арттырусыз әйтергә була. Бу аларның басучылыкта мул уңыш алуы белән генә түгел, ә чәчү әйләнешенә ел саен яңа культуралар кертүе белән дә билгеләнә. Быелгы чәчүне дә нәкъ шундый тырышлык белән тәмамлаганнар. Көйле техника, җитәрлек ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, орлык, иң мөһиме, тәҗрибәле механизаторлар – болар барысы да 3916 гектардан артык мәйданда эш башкарырга мөмкинлек биргән. Кооперативның бригадиры Илнур Хәмидуллин сүзләренә караганда, чәчү орлыклары тиешле кондициягә җиткерелеп, басуга чыгар алдыннан агуланган. 971 гектарда арпаның Крауф, Тевкеч, 1132 гектарда бодайның Ница, Ульяновская-105, 742 гектарда көнбагышның Клио сортлары, шулай ук 261 гектарда берьеллык үлән, 101 гектарда люцерна җир куенына кертелгән. Чәчүдә механизаторлар Фәйрәс Әкраметдинов, Хәвис Сафиев (“Т-150” тракторына «СЗП-3,6» чәчкече тагылган), Хәйдәр Латыйпов (“РСМ-2400” тракторы “Омичка” агрегаты белән), водительләр Рифкать Гыйлемханов, Барый Шәрәфисламов, Раил Зәкиев (“КамАЗ”), Фәнил Вәлиев (“ЗИЛ”) кәтүкләүдә Радик Хөснетдинов, Рәмзил Шәяхмәтов (МТЗ-1221), культивациядә Алмаз Суфиянов (“Т-150”), Марсель Сәлимов (“МТЗ-1221”), Наил Габдуллин (“К-700”) намуслы хезмәт башкарган. Әйткәндәй, биредә югары уңыш бирүче элиталы сортлар игелә.Басуларның уңдырышлыгын күтәрүгә дә ныклы игътибар бирелә. Әлеге максатта агымдагы елда һәр гектарга бер центнер матдә исәбеннән (физик авырлыкта) минераль ашлама кертелгән.

Мал азыгы культуралары барлык чәчүлекләрнең 20 процентын били. Механизаторлар 84 гектар мәйданда үстерү планлаштырылган кукуруз, 423 гектарда соя чәчүне төгәлләгән. Әлеге басуларны эшкәртүгә иң уңган тракторчылар җәлеп ителеп, Азамат Йосыпов белән Фәнүр Хәмзингә ышанып тапшырылган. 330 гектар мәйданда карабодай культурасын җир куенына кертү планы тора. Химик утауга, сенаж салуга, мал азыгы хәзерләүгә техника әзерлек сызыгына куелган.

Кыскасы, уңышка ышанычлы нигез салып, көзне бура тулы ашлык, мул мал азыгы запасы белән, барыннан элек, игенче намусына тугры булып каршылау максаты белән эшли, яши партсъездлылар.

Лира ГӘРӘЕВА.

Уңышлар эшкә бирелгәннән килә
Уңышлар эшкә бирелгәннән килә
Уңышлар эшкә бирелгәннән килә
Уңышлар эшкә бирелгәннән килә
Уңышлар эшкә бирелгәннән килә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас