Маяк
+21 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
2 Июня , 11:55

Тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде

Авыл хуҗалыгы уңганнары язгы кыр эшләрен тәмамлауга тармактагы янә бер мөһим кампания – “яшел урак” килеп җитте.

Тиешле нәтиҗәләр ясалсын идеТиешле нәтиҗәләр ясалсын иде
Тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде

Авыл хуҗалыгы уңганнары язгы кыр эшләрен тәмамлауга тармактагы янә бер мөһим кампания – “яшел урак” килеп җитте. Бу җәһәттән, елдагыча, мал азыгы хәзерләү буенча район күчмә семинары оештырылып, ул “Урал” җәмгыятендә үтте.

Теоретик өлешне муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин ачып, әлеге кампаниянең терлекчелек тармагын үстерүдә зур роль уйнавын билгеләде һәм аңа ныклы игътибар бүлергә чакырды. Билгеле булуынча, узган елда һава шартлары уңай килеп, мал азыгы запас белән хәзерләнгән иде. Агымдагы ел да начар булырга охшамаган һәм узган елдан калышмыйча, һәр шартлы баш малга 35-40 ц исәбеннән сусыл һәм тупас азык хәзерләү бурычын куйды үз чыгышында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы С.Пискарев.

Арытаба сүзне “Урал” җәмгыяте директоры Елена Ибраһимова алып, финанс-икътисади торыш белән таныштырып үтте. Әйткәндәй, җәмгыять 2004 елдан уңышлы эшчәнлек алып бара. Биредә 3300 гектарга якын җирләре булып, аның 1500 га – бөртекле, 300 га – көнбагыш, 200 га – соя, күпьеллык һәм берьеллык үләннәр били. “Урал” җәмгыяте механизаторлары алдында 6000 т – сенаж, 4000т силос хәзерләү бурычы тора. Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен җәмгыятьнең техникасы җитәрлек һәм барысы да - сафта. Шуны да билгеләргә кирәк, хуҗалыкның техника паркын заманча һәм куәтле техникалар тулыландырып тора.

Азык җыю, ташу буенча авыл хуҗалыгы машиналары күрсәтелеп, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин машиналарның мөһим кампаниягә әзерлек нәтиҗәләре белән таныштырды.

Техник характеристикалар, яңа GS-100 «Полессе» үзйөрешле чапкычлары һәм “RSM F1300” азык җыю комбайннары конструкциясендәге үзенчәлекләр, көйләүләрнең төп параметрлары, үзгәрешләр турында “Агросила” һәм «Акрос РБ» җәмгыятьләренең менеджерлары Рушад Шафыйков белән Рөстәм Ардаширов мәгълүмат белән чыкты.

«Экопрод» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Бәдретдинов сенаж әзерләү һәм салу, терлек азыгы өчен кукуруз бөртеген саклау технологияләре кебек мәсьәләләргә тукталса, «Башинком» компаниясе вәкиле Илфат Хисамов - авыл хуҗалыгы терлекләре өчен нәтиҗәле табигый биопрепаратлар һәм азык өстәмәләре, “Ветна” җәмгыяте вәкиле Марат Мөслимов азык әзерләгәндә һәм салганда сыйфатны тикшереп тору, лаборатор тикшеренүләрнең өстенлекләре белән таныштырды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш ветеринария врачы Азамат Рахманов хуҗалыкларны мал азыгы әзерләү күләме белән таныштырды. “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы Илсөяр Әюпова хәзерләнгән азыкның сыйфатын тикшереп торырга кирәклеген ассызыклады.

Семинарны йомгаклап, Илдар Иршат улы хуҗалык җитәкчеләреннән, белгечләреннән әлеге чарадан үзләренә тиешле нәтиҗәләр ясап, мал азыгын җиткелекле күләмдә туплап калу максатында эш сәгатен рациональ файдалану, оештыру эшләрен активлаштыру кирәклегенә ныклы басым ясады.

Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘбИРОВ фотолары.

Тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде
Тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде
Тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде
Тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде
Тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде
Тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде
Тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас