Маяк
+18 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
17 Июня , 10:30

Продукция арттыруга мөмкинлекләр бар

Җәй - малчылык продуктлары җитештерүнең мул һәм җаваплы чоры. Җылы кояшлы көн, яшел сусыл үләннәр савымнарны арттырырга ярдәм итә. Район буенча көндәлек 299060 т сөт савылып алына. Моңа XXII партсъезд ис. кооператив уңганнары да лаеклы өлеш кертә, малчылык тармагында яхшы гына уңышларга ирешә.

Продукция арттыруга мөмкинлекләр барПродукция арттыруга мөмкинлекләр бар
Продукция арттыруга мөмкинлекләр бар

Соңгы вакытта төп күрсәткечләрнең уңай якка үзгәрүе – шуңа ачык дәлил. Шушы көннәрдә без кооперативның Яңа Нәдер һәм Мари-Мәнәвез сөтчелек фермаларының җәйге лагерында булдык. Табигатьнең бик матур почмагы – Агыйдел елгасы буена урнашкан алар. Ферма мөдирләре Рәүф Кәлимуллин белән Леонид Айдышев җитәкчелегендәге коллектив көн саен 3,160 тонна сөт сава. Бер сыерга исәпләгәндә, ул 16,5 килограмм тәшкил итә. 

Без җәйләүгә килгәндә савучылар кичке сменага әзерләнә иде.

-Сыерлар тәүлек әйләнәсенә көтүдә йөри. Менә кичке савымнан соң терлекчеләр малларны янә көтүлекләргә алып чыга һәм иртәнге биштә генә лагерьга алып кайта. Шулай мул продукция җитештерүгә ирешәбез, күз тимәсен, - ди савучылар.

Шуны да билгеләргә кирәк, биредә барлык төзекләндерү эшләре куйган таләпләргә туры килә. Идәннәргә бетон җәелгән, сыер савыла торган бина профнастил белән тышланып, түбәсе ябылган. Утарларга тимер багана утыртылып, әйләндереп алынган, улаклар эшләнгән. Тирә-ягы чүп-чардан тазартылып, ком-таш түшәлгән. XXII партсъезд ис. кооперативның баш зоотехнигы Рәфит Ахунов билгеләвенчә, терлекчеләр, маллар өчен бар уңайлыклар да тудырылган.

Малларны ашату, көн тәртибе дә төгәл үтәлә. Ә бу, үз чиратында, нәтиҗәлелекне күтәрүгә уңай йогынты ясый. Һәр участокта хезмәт хакы продукция күләменә һәм аның сыйфатына карата түләнә. Эш хакын да айныкын айга биреп барырга тырышалар.

-Малларны туйганчы ашату хәстәре күрелә, - ди Рәфит Фәнис улы, - шуңа да продукция алу көннән-көн арта бара. Алда әйтелгәнчә, сыерлар тәүлек әйләнәсенә көтүдә йөртелеп, көтүчеләрнең эше график нигезендә оештырылган. Савымны арттыру максатында һәр баш сыерга 3 кг фураж оны (солы, арпа, вика, бодай бергә тарттырылган катнашма) бирелә, алларыннан тоз, салам, печән өзелми, улакларга чиста су салына.

Продукциянең сыйфаты да ныклы контрольдә тотыла. Ул көн саен чисталыкка, майлылыкка тикшерелә. Ә савучылар буенча атнага бер тапкыр тикшерелә. Җитештерелгән продукция ТРның Актаныш районына озатыла. Учетчылар Эльвира Мосабирова (Мари-Мәнәвез) белән Фая Әхмәдишина (Яңа Нәдер) исәп эшен төгәл алып бара. Савучыларны «УАЗ» машинасы белән йөртәләр. Азат Солтанов белән Рәфил Билалов сөт саву җиһазлары операторы эшен алып бара, ватылуларга юл куймый, санитар кагыйдәләрне төгәл үти.

Сыерларны туйганчы ашатып, савымны күтәрүгә ирешүдә көтүчеләрдән Аркадий Байдуганов, Степан Тимербаев, Виктор Биктаиров, Самоля Тимербаев, Илнар Тимерханов, Илдус Тимершәехов, Азамат Гыйлемханов, Фәнәви Галин намуслы, тынгысыз хезмәтен сала. Сыер савучылар Юлия Байдуганова, Серафима Тимербаева, Алефтина Биктаирова, Гөлчәчәк Җәмилова, Филүсә Ханова, Люба Тимерханова, Рәмзия Нурыйманова гомум уңышка лаеклы өлеш кертә.

Кооператив буенча агымдагы елда кышлату чорына һәр шартлы баш малга 35-40 центнер азык берәмлеге әзерләү бурыч итеп куелган. Шул максатта мал азыгы культуралары мәйданнары арттырылган. Димәк, алдагы вакытта җәйләү продукциясенең артачагына өмет бар.

Күренүенчә, җиренә җиткереп эшләр өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә булгач, биредә эшләүчеләрнең йөзләрендә гел елмаю, ә кәефләре күтәренке.

Лира КӘБИРОВА.

Продукция арттыруга мөмкинлекләр бар
Продукция арттыруга мөмкинлекләр бар
Продукция арттыруга мөмкинлекләр бар
Продукция арттыруга мөмкинлекләр бар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас