Маяк
+15 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
24 Июня , 11:30

Җәй ае мул сөт дәгъва итә

Барлык авыл һәм крестьян-фермер хуҗалыклары инде күптәннән малларны җәйләүдә йөртә. Җәйге лагерьларда асрау чорында продукция җитештерүне киметмәү терлекчелек тармагында көч салучыларның төп бурычларының берсе булып кала.

Җәй ае мул сөт дәгъва итәҖәй ае мул сөт дәгъва итә
Җәй ае мул сөт дәгъва итә

«Мир» җәмгыяте дә җәйге чорда мул продукция җитештерә. Биредә Карабаш, Иштирәк товарлыклысөтчелек фермаларында маллар иртә яздан җәйләүләрдә асрала. Җәмгыятьтә барлыгы 1523 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуларның 804 се – савым сыеры. Ел башыннан хуҗалык буенча 13476 центнер сөт реализацияләнгән. Бу, узган чор белән чагыштырганда, 2140 ц артыграк, дигән сүз.

Җәмгыятьнең продукция күләмен арттыруда, тотрыклы эшләп килүендә Карабаш товарлыклысөтчелек фермасының өлеше зур. Биредә барлыгы 742 мөгезле эре терлек асралып, 570 – савым сыеры. Көндәлек 7 тонна суытылган, сыйфатлы продукция «Илешмолоко» җәмгыятенә тапшырыла.

- Терлекләр май башыннан көзгә кадәр саф һавада тәрбияләнә, моның күп уңай якларын күрәбез. Беренчедән, саф һава, иркенлек. Көндез терлекләр рәхәтләнеп көтүдә йөри, яшел азыктан өзелми – төрле витаминнарга бай азык күп. Мул продукция алу өчен көчебезне кызганмыйбыз. Бездә бердәм һәм тату коллектив тупланган, савучылар, терлекчеләр дә үз эшләренә җаваплы карый. Иртәнге савымнан соң, сыерларны көтүче алып чыгып китә. Маллар яланга таралып, иркенләп йөри, үзләре теләгән вакытта буага төшеп су эчә, – диде эш барышы белән таныштырып, ферма мөдире Әлфир Мәгъданов.

Машина белән сыер саву операторлары үзараярашып, тату эшли. Гөлчәчәк Идрисова, Олия Исламова, Гөлчия Баязитова, Зөһрә Галиханова, Елена Гыйльмуллина яхшы күрсәткечләргә ирешә. Терлекче Камил Вахитов, үз эшенә җаваплы карый. Яшь бозауларны тәрбияләүче Фаат Миңнеханов карамагында 53 баш үрчем. Ашату технологияләрен үтәү нәтиҗәсендә мал үлеменә юл куелмый. Хисапчы Айрат Шәмсетдинов да үз эшен төгәл алып бара.

Фураж онының сыйфаты яхшы, улакларда су өзелми, хезмәт шартлары яхшы. Коллектив тату. Савучылар да, мал караучылар да үз бурычларын намус белән башкара. Һәр сыерның холкын белергә, малның сәламәтлек торышын күзәтергә дә кирәк. Шуңа күрә һәркем үз эшен белеп башкара биредә.

Гомумән, мирлылар алга карап, киләчәккә планнар белән яши. Хуҗалык уңганнары өчен тиешле эш шартлары булдырылган. Иң мөһиме – үз эшен яратучы, бердәм коллектив тупланган.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Җәй ае мул сөт дәгъва итә
Җәй ае мул сөт дәгъва итә
Җәй ае мул сөт дәгъва итә
Җәй ае мул сөт дәгъва итә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас