Маяк
+20 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
8 Июля , 11:00

Сыйфатлы сенаж салына

Терлекчелек тармагында продукция җитештерүне арттыру, гомумән, билгеләнгән планнарны уңышлы үтәп чыгу мал азыгын җитәрлек һәм сыйфатлы итеп хәзерләүгә бәйле.

Сыйфатлы сенаж салынаСыйфатлы сенаж салына
Сыйфатлы сенаж салына

Рационнарда сенаж төп урынны биләп тора һәманы туплауга зур көч салына. Басудан чабылган яшел массаны кайтарып яхшы итеп тыгызлау һәм базларны тиз арада ябып кую — иң мөһим таләпләр булып тора. 

Районның барлык хуҗалыкларында да сенаж хәзерләнә. Мал кышлату сезонында планлаштырылган продукцияне җитештерү өчен барлыгы 87500 тонна сенаж тупланырга тиеш булса, бүгенгә шуның 56 процентка якыны салынган. Бу җәһәттән иң күләмле эшчәнлек “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә җәелдерелгән: бүгенге көндә сусыл азыкның 17430 тоннага якыны базланган да инде. Биредә һәр көнне 2 мең тоннага якын сенаж салына.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, чын мәгънәсендә, көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Басуда эш бер сменада оештырылган. Сенаж чокырында көндез һәм төнлә өч “К-700” тракторы эшләп тора. Тимерҗан Шәрипов, Илдар Хәйруллин, Таһир Нуретдинов көндез чокырны таптаса, төнге сменада Рифкать Сәлимов тырышлык сала. Басуда кыр корабларында – “МакДон”да Фәнис Гыйльметдинов, Илмир Галимәрданов, чапкычта Илүс Фазлыев люцернаны тезмәләргә салса, өч “Полесье”да Эдуард Ким, Ирек Гыйльмияров, Инсаф Исламов, “Крона”да Азамат Мөхәмметдинов тураклап тора.

Әзер сенажны ташырга исә хуҗалыкның бөтен техникасы җәлеп ителгән, дияргә була. Егермегә якын водитель көненә 10-15 рейс ясый.

-Сенаж салу актив рәвештә башкарыла. Азыкны тиешле дымлылыкта салуны максат итеп куйдык. Ул 55-60 проц. тирәсе булырга тиеш. Көннәр матур торса, өч көндә эшне тәмамларбыз, - ди хуҗалыкның баш агрономы Рәмил Нәбиев.

–Безнең эштә иң мөһиме – һава торышының уңай торуы һәм үләннең өлгерүе. Сенаж салу технологиясе төгәл үтәлсә, продукция алу да арта дигән сүз. Мал азыгы хәзерләү чорында эшләү өчен без, механизаторлар, үзебезгә беркетелгән техниканы яхшылап ремонтлап, карап чыктык. Сыйфатлы итеп ремонтлагач, техника сынатмый. Хезмәтебез өчен түләү шартлары белән таныштырдылар, басуга китереп ашаталар – кыскасы, эшләргә барлык шартлар тудырылган, – ди механизаторлар.

Күмәк көч тау күчерә, диләр борынгылар. Әлеге кызу кампания вакытында да күмәклек, бердәмлек зур роль уйный. Урожайлыларга урак чорында да шундый көч-куәт телибез, аны югары дәрәҗәдә оештырып, югалтуларсыз башкарып чыгарга язсын.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Сыйфатлы сенаж салына
Сыйфатлы сенаж салына
Сыйфатлы сенаж салына
Сыйфатлы сенаж салына
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас