Маяк
+20 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
22 Июля , 06:55

Мул уңышка - кызу темпта

Урак башланды. Хәерле сәгатьтә! Әле күптән түгел генә чәчү тәмамланган басулар бүген инде алтын башаклар белән тулган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре мул уңышны җыеп алу өчен бар көчләрен сала. Кырларда эш кызган, агротехник чаралар бер-берсен алыштырып тора.

Мул уңышка - кызу темптаМул уңышка - кызу темпта
Мул уңышка - кызу темпта

Һәр елдагыча, уракны районда беренчеләрдән булып “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте игенчеләре башлап җибәрде. Хәзерге көндә алар кышкы бодай басуларында эш алып бара. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 22 июльгә биргән мәгълүматларына караганда, алдынгы хуҗалыкта 590 тонна тулай ашлык суктырылган, һәр гектарга уңдырышлылык 59 центнер тәшкил итә. Игенчеләр кояшлы көнне тулысынча файдаланырга тырыша. “Урып-җыю чорының һәр минуты кадерле. Аяз көннең бер секундын да югалта алмыйбыз. Быел да безгә эшне вакытында, югалтуларсыз тәмамларга насыйп булсын. Без моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, – дип бүлештеләр алар фикерләре белән.

Барлык кыр батырларына нәтиҗәле хезмәт, мул уңышлар телибез.

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Мул уңышка - кызу темпта
Мул уңышка - кызу темпта
Мул уңышка - кызу темпта
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас