Маяк
+17 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
30 Июля , 07:30

Алтын башаклар сынау тота

Игенче өчен елның иң җаваплы чоры башланды. Бүген район басуларында урак өсте кызганнан-кыза бара. Ел буе маңгай тире белән үстерелгән уңышның язмышы хәзер һәр механизаторның осталыгына, һәр комбайнның өзлексез эшенә бәйле. Шуңа күрә игенчеләр өчен аяз көннең генә түгел, кояшлы сәгатьнең дә кадере зур.

Алтын башаклар сынау тотаАлтын башаклар сынау тота
Алтын башаклар сынау тота

Быел табигать авыл хезмәтчәннәрен җиңел сынамады. Озакка сузылган яңгырлар язгы һәм җәйге кыр эшләренә үз төзәтмәләрен кертә, урып-җыю кампаниясен дә соңлата. Шулай да игенче хезмәтенең үз кануны бар: җир бераз кибү белән басуга техника чыга. Авыл уңганнары һәр мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланып, үстерелгән уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга омтыла.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 29 июльгә сигез хуҗалыкта игеннәрне тезмәләргә уру башланган. «Урожай» җәмгыятендә борчакның һәр гектарыннан 19 центнер уңыш алына, «Үзәк» МТС җәмгыятенең Илеш филиалында бу күрсәткеч 22,5 центнер тәшкил итә. Арыш суктыруга М.Горький ис.кооператив һәм «Урал» җәмгыяте, XXII партсъезд ис. кооператив керешкән. Биредә һәр гектар уртача 19,4 центнер уңыш бирә. «Урожай», «Агыйдел», «Мир», Куйбышев ис. җәмгыятьләрдә, «Үзәк» МТС җәмгыятенең Илеш филиалында һәм Р.Мусинис. җәмгыятьтә уҗым бодайларын тезмәләргә салу бара.

Урып-җыю белән беррәттән мал азыгы хәзерләүдә дәвам итә. Бүгенгә район буенча 4443 тонна печән һәм 66990 тонна сенаж әзерләнгән. Бу исә хуҗалыкларда бер үк вакытта берничә мөһим авыл хуҗалыгы кампаниясенең оешкан төстә алып барылуын күрсәтә. 

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы техникасы сизелерлек яңарды. Шуңа күрә бүген басуларда элеккеге кебек дистәләгән комбайн күренмәсә дә, алар урынында югары җитештерүчәнле заманча машиналар хезмәт куя. Нәкъ менә шушы техника уракны кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфат белән башкарырга мөмкинлек бирә. М.Гәрәев ис. кооператив та мөһим кампаниягә районда беренчеләрдән булып кушылган. Бүгенгә биредә 350 гектарда көзге бодай уңышы җыеп алынган. Басу читендә туктагач, күзалдына үзенчәлекле хезмәт симфониясе ачыла: бер-бер артлы тезелеп баручы комбайннар алтынсу башакларны иңли, ә алар артыннан «КамАЗ» автомобильләре ашлыкны өзлексез ындыр табагына озата.

Кооперативның баш агрономы Ришат Баһманов белән сүзебез дә иң элек уңыш турында булды.

- Уракны көзге бодайдан башладык. Берничә көн эчендә аны тулысынча җыеп алдык. Көзге бодайның һәр гектары 39 центнер уңыш бирде. Быелгы һава шартларын исәпкә алганда, бу - бик яхшы нәтиҗә, - ди белгеч.

Кооперативның 5700 гектар сөренте җире бар. Шуның 350 гектарын Аленушка һәм Башкирская-10сортлы көзге бодай били. 1800 гектарда Ницца һәм Архат сортлы язгы бодай үстерелә. Моннан тыш, 880 гектарда - Памяти Чепелева сортлы арпа, 100 гектарда - Яшьлек сортлы карабодай, 770 гектарда көнбагыш, соя 200 гектарда, ә 530 гектарда кукуруз игелә.

-Безнең өчен бүген иң мөһиме — үстерелгән уңышны мөмкин кадәр тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алу, - ди Ришат Баһманов. - Моның өчен кооперативта бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Игенчеләр көненә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Механизаторлар хезмәткә түләү расценкалары һәм хезмәт ярышы шартлары белән алдан ук таныштырылды.

Басуга күз салу белән үк биредә очраклы уңыш булмавы аңлашыла. Башаклар тигез өлгергән, басу чүп үләннәреннән арындырылган. Бу - көннәр буе комбайн руле артында утыручы механизаторларның гына түгел, яз башыннан башлап һәр агротехник чараны төгәл үтәгән белгечләрнең дә уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Кооперативта уңышның нигезе язгы чәчүдән күпкә алданрак салына. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры, кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин, баш агроном Ришат Баһманов, бригадир Илгизәр Маннанов һәм Азамат Нуруллин җитәкчелегендә барлык агротехник чаралар үз вакытында һәм югары сыйфат белән башарылган. Шуңа күрә бүген басуда һәр гектар ел буе куелган хезмәтнең нәтиҗәсен күрсәтә.

Урак – һәркемнең осталыгын сынар чак. Басуларда «Акрос» комбайннарын иярләгән Динислам Хафизов, Фнүн Зарипов, Ильвир Сәетгалиев, Раил Сәлихов һәм Дамир Әхмәдиев иртәдән алып караңгы төшкәнче эшли. Алар өчен хәзер һәр сәгать кадерле. Комбайн бункерлары тулган саен ашлык өзлексез рәвештә ындыр табагына озатыла. Бу җаваплы эшне «КамАЗ» автомобильләрендә Камил Газизуллин белән Радик Яхин башкара. Басуда эшнең өзеклеккә юл куймавы нәкъ менә аларның төгәл хезмәтенә дә бәйле.

Урак чорының җаваплылыгы басу белән генә чикләнми. Ашлыкның һәр бөртеге тиешенчә эшкәртелеп, саклауга куелырга тиеш. Шуңа күрә Бишкурай авылында урнашкан ындыр табагында да хезмәт бер мизгелгә дә туктамый. Биредә келәтләр урак башланганчы ук дезинфекцияләнгән, яхшылап тазартылган һәм яңа уңышны кабул итәргә әзерләнгән. Басудан кайткан алтын бөртекләрне Рөстәм Акмалов, Ленар Сәлихов, Зәбир Мусин, Ирек Сәмигуллин һәм Салават Габдуллин чистарта, киптерә һәм озак вакыт саклауга әзерли. Аларның төгәл һәм җаваплы хезмәте нәтиҗәсендә ашлыкның сыйфаты саклана.

Һәр рейсның, һәр тонна уңышның төгәл исәбен Зөлфия Бикиева белән Гөлсинә Фатыйхова алып бара. Урып-җыю кампаниясе вакытында мондый төгәллек аеруча мөһим, чөнки басудан кайткан һәр килограмм икмәк зур хезмәт бәрабәренә яулана.

Бүген район басуларында эш кызганнан-кыза. Табигатьнең көйсезлегенә карамастан, игенчеләр вакыт белән ярышып хезмәт итә. Алар өчен урак – гадәти авыл хуҗалыгы кампаниясе генә түгел, ә еллык хезмәткә нәтиҗә ясау, үз көчләрен һәм осталыкларын раслау чоры.

Алтын башакларның амбарларга өзлексез агылуы, ындыр табакларында туктаусыз кайнаган хезмәт бер хакыйкатьне тагын бер кат раслый: мул уңыш үзеннән-үзе килми. Ул игенченең маңгай тире, җиргә мәхәббәте, фидакарь хезмәте һәм һәр бөртеккә сакчыл карашы нәтиҗәсендә генә туа. Шуңа күрә икмәкнең дә, муллыкның да язмышы бүген дә, элеккечә, игенче кулында.

Лилия ЙОСЫПОВА.
Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Алтын башаклар сынау тота
Алтын башаклар сынау тота
Алтын башаклар сынау тота
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас