Маяк
+17 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
5 Августа , 09:40

Уңыш өчен көрәш чоры

Районыбыз игенчеләре бүгенге көндә тынгысыз хезмәттә, чөнки мөһим урак кампаниясе тулы куәтенә дәвам итә. Урак дигәч, әле ул басуларда ашлык суктыру гына түгел. Чынбарлыкта исә ул - иң авыр, иң мәшәкатьле авыл хуҗалыгы кампаниясе.

Уңыш өчен көрәш чорыУңыш өчен көрәш чоры
Уңыш өчен көрәш чоры

Игенне урып-суктыру, ашлыкны келәтләргә салу, арыш чәчү, туңга сөрү, алдагы ел өчен орлык хәзерләү дә.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 5 августка мәгълүматлары буенча, бөртекле культуралар 8104 гектарда суктырылган – бу гомум мәйданнарның 15 проценты дигән сүз. Уртача уңдырышлылык 29,8 центнер. Иң югары күрсәткеч “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә - гектарыннан 41,3 центнер. Шулай ук Куйбышев ис. җәмгыять игенчеләре яхшы күрсәткечләр белән килә - биредә уңдырышлылык 39,2 центнер тәшкил итә.

Юл читендә әкрен генә искән җилдә алтынсу-сары төсле тук башаклар тибрәлә. Игенче менә шуларны үстереп, мул уңыш җыеп алыр өчен күпме көч-куәттүгә?! Иртә яздан алып, кара көзгәчә басу-кырлардан кайтып керми, көнне-төнгә ялгап бердәм уңыш алуга зур тырышлык сала. “Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалы эшчәннәре дә бүгенге көндә - тынгысыз хезмәттә. Кыр кораблары басу киңлекләрен иңли, алар уңышны югалтуларсыз җыеп алуга омтыла.

Ишкар һәм Кызыл Байрак авыллары янындагы 214 гектар мәйданны биләгән борчак басуында эш тәмамланып, гектар куәте 23 центнер тәшкил итә. Әлеге вакытта Каенлык авылы янындагы кышкы бодай басуында чәмле хезмәт кайный. Кышкы бодайны суктыруга 7 «Нью-Холланд» һәм бер “Челленджер” комбайннары җәлеп ителеп, аларны хезмәтләндерүче Алмаз Хаҗиев, Рәмзә Фәизов, Радмир Фәизов, Илнур Газизов, Рәфис Ханкаев, Фәйләс Сәлимов, әтиле-уллы Владислав һәм Вадим Исановлар мөһим кампанияне югалтуларсыз үткәреп чыгу һәм өстәлләрне икмәкле итү өчен бар тырышлыкларын салып эшли. “КамАЗ”һәм “МАЗ” автомашиналары водительләре Миргаяз Имамов, Азамат Мәхмүтов, Айрат Шафыйков, Илдар Насыйпов, Наил Хафизов, Илдар Николаев комбайн бункерыннан бушатылган ашлыкны Ишкар, Лаяшты авылларындагы ындыр табакларына өзеклекләргә юл куймый ташып тора. Игеннәр вакытында тазартылып, киптерелеп, келәтләргә урнаштырыла. Кышкы бодайның Московская-39 сорты игелә. Гектар көче уртача 45 ц тәшкил итә.

Агымдагы урып-җыю кампаниясендә предприятие уңганнары алдында 3560 гектарда бөртеклеләр, 3690 гектарда техник культуралар уңышын җыеп алу бурычы тора. Моның өчен техника, ягулык-майлау материаллары җиткелекле күләмдә тупланган. Басу эшчеләре көненә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Аларны поварлар Лилия Ихсанова белән Рәвилә Нурыйәхмәтова тәмле ашлары белән сыйлый. Басуга ризыкларны Камил Валькаев белән Әүхәт Авзалов ташый. Ягулык салучылар Нәфис Ханов белән Дирһам Гыйзетдинов өзеклекләргә юл куймый.

Баш агроном Рузалим Зыязетдинов сүзләренә караганда: “Көннәрнең җылы һәм коры торуы игенчеләргә кырда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирә. Басуда иртәнге сәгатьләрдән алып, кичке караңгыга кадәр комбайннар һәм машиналар гөрелтесе тынмый. Көч һәм тир түгеп, зур чыгымнар белән үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышабыз”, - ди ул.

Хуҗалык уңганнары туган җирләрендә үзләрен бәхетле тоеп, җир эшеннән тәм табып, елның-елында йөкләтелгән бурычны зур җаваплылык белән башкара, шуңа күрә дә югары җитештерүчәнлеккә ирешә.

Лира Кәбирова.
Роберт Кәбиров фотолары

Уңыш өчен көрәш чоры
Уңыш өчен көрәш чоры
Уңыш өчен көрәш чоры
Уңыш өчен көрәш чоры
Уңыш өчен көрәш чоры
Уңыш өчен көрәш чоры
Уңыш өчен көрәш чоры
Уңыш өчен көрәш чоры
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас