

Басу-кырларда урак кампаниясе бара, иген язмышының хәлиткеч чагы. Әмма берничә көн рәттән яуган яңгырлар аграрийларга комачаулык тудыра, шул ук вакытта ашлык сыйфатын начарайтырга мөмкин. Шулай булуга карамастан, авыл эшчәннәре тир түгеп үстергән игеннең бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып көч сала. Алар аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыгып, бар көчне уракка юнәлтә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган 12 август мәгълүматләренә караганда, район буенча 17731 гектарда урып-җыю эшләре башкарылып, бу планга карата 33
проц. Гектар куәте уртача 27,9 центнер тәшкил итә. Һәрвакыттагыча, сөренте җир мәйданы күп булуга карамастан, районда гына түгел, республикада танылу алган
«Урожай» токымчылык заводы, шулай ук «Урал», «Үзәк МТС» җәмгыятьләре, «Игенче, Д.Хәсәнов крестьян фермер хуҗалыгы мөһим кампаниядә өлгерлек күрсәтә.
Куйбышев ис. җәмгыятьтә көзге кыр эшләре тулы куәткә җәелдерелгән. Биредә шактый тәҗрибә туплаган кыр батырлары тир түгә. Урып-җыю эшләренең тәртибен белү, төзек, заманча техника үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алырга мөмкинлек бирә. Чәмле, принципиаль җитәкче Вадим Авзалов тырышлыгы белән матди-техник база ел саен миллионнарча сумга яңартылып тора.
Урак дәвере — һәр агроном өчен ел дәвамында кылган хезмәтнең нәтиҗәсен күрә торган җитди имтихан ул. Тәҗрибәле баш агроном Искәндәр Авзалов өчен бу көннәр — таң
атудан алып кояш баткан чыга кадәр басу юлларыннан чаба. Ул һәр санны, һәр күрсәткечне яттан белеп сөйли. Бу — үз эшенә булган тирән мәхәббәт һәм җаваплылык нәтиҗәсе.
- Бөртеклеләр 3260 га тәшкил итеп, аның 1800 - язгы бодай, 850– арпа, 260 – соя, 250 – рапс, 100 гектарын карабодай били. Уртача гектар көче 50 центнер тәшкил итте.
Быелгы ел өчен бу - бик яхшы күрсәткеч. Бөтен мөмкинлекләрне тулысынча кулланып, уракны сыйфатлы башкарып чыгарга язсын. Игенчеләр көнгә ике тапкыр җылы аш белән тукландырыла. Тир түксәң, хезмәт хакы да яхшы чыга һәм ул үз вакытында бирелә. Механизаторлар сынатмый, үзара ярышып эшли, - ди хуҗалыкның баш агрономы Искәндәр Авзалов.
Басуларда эш кызу бара. Шулай итмәсәң, икмәксез дә, кышка саламсыз да калуың ихтимал. Игенчеләрнең эшкә җитди тотынганы әллә каян күренеп тора. Иген басуын
иңләп килгән алты «Палессе» комбайны бер генә минутка да туктап тормый. Бункерлары тулган арада гына берничә сүз сайләшеп алырга мөмкин.
Без килгәндә 206 гектарлы арпа басуында кызу эш кайный иде. Комбайнчылар Данис Әзеһәмов, Василий Собарь, Илгиз Габдрахманов, Рифкать Гатауллин, Радим Тимершәехов, Ильяс Галиев күәтле техникаларда басуны иңлиләр, үзара ярышып эшлиләр.– Быелгы мул уңыш үзенә тартып тора. Көннәр аяз торганда кинәнеп эшлибез. Мул уңышны югалту
ларсыз җыеп алырга насыйп булсын. Мин комбайнда яшь чактан бирле эшлим. Хәзер инде заманча комбайннарда эшлибез. Аларда, берсүзсез, эшләргә уңайлы, барлык уңайлыклар да кабина эчендә, – ди тәҗрибәле комбайнчы Данис Әзеһәмов.
Суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташу “КамАЗ” шоферлары Халит Рахманов, Ришат Рамазанов, Альберт Камалов, Рәсил Камалов, Альберт Мостафин, Азамат Латыйповка йөкләтелгән. Биредә урып-җыю эш ләре комплекслы алып барыла. Игеннән бушаган басуларга комбайнчылар артыннан ук саламнар пресслау агрегатлары кереп, Динар Хафизов, Рим Гарипов, Рәмил Зарипов саламнарны рулоннарга төргән. Рулоннар Югары һәм Түбән Череккүл фермалары янына ташылып өелә.
Басуларда, уңыш җыйнау белән беррәттән, җир эшкәртү чаралары да башкарыла. «Джон Дир», “Кировец-739”, “К -700” тракторларында тәҗрибәле механизаторлар Динар Хафизов, Фларит Хәкимов җирләрне сөрә. Алар үзләренә йөкләтелгән әлеге бурычны зур җаваплылык белән үти. Әйткәндәй, агымдагы елда хуҗалыкта кышкы бодайны 700 гектар мәйданда Ермоловка сортын чәчү планлаштырыла.
Түбән һәм Югары Череккүл авыллары ындыр табакларында келәтләр уракбашланганчы ук дезинфекцияләнеп, тазартылып, ашлыкны кабул итүгә әзерләнеп куелган. Ындыр табагы мөдирләре Рәзил Хуҗиәхмәтов белән Тәрҗимә Шәйсолтанова эшне үз югарылыгында оештыра. Кайткан ашлык вакытында чистартыла һәм саклау урыннарына
урнаштырыла. Машинистлар Рөстәм Гофранов, Филүс Миһранов, Илдар Гыйльмуллин, водительләр Радмир Хуҗин, Илшат Фәтхетдинов, Айрат Маннанов үз эшләренә җаваплы карый. Әйтергә кирәк, җәмгыять яңа элиталы орлыкларны үрчетеп сатуны да оештыра. Кыскасы, әнә шундыйтырыш егетләре белән дә мактаулы ул Куйбышев ис. җәмгыять. Механизаторлары, шоферлары һәрбер бөртекнең кадерен белеп, киләсе уңышның муллыгы бүгенге эш сыйфатына бәйле булуын аңлап эш итә.
Автор:Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘБИРОВ
фотолары.