Маяк
+25 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
19 Августа , 09:10

Төп бурыч - югалтуларсыз җыйнап алу

Быел “Агыйдел” җәмгыяте кырларында гектарыннан уртача уңыш 25 центнер тәшкил итә

Төп бурыч - югалтуларсыз җыйнап алуТөп бурыч - югалтуларсыз җыйнап алу
Төп бурыч - югалтуларсыз җыйнап алу

Көннәрнең көзгә авышканын һәрберебез күрә. Инде яңгыр яумыйча калган көннәр дә сирәк диярлек. Алай да басу-кырлардагы мул уңышларны җыеп бетерү өчен игенчеләребезгә аз гына көн ачылып китү дә җитә. Алар тизрәк эшкә тотына.

Районда “Урак – 2026” кампаниясе тулы көченә бара. Районыбыз басуларындагы икмәк диңгезендә комбайн гөрелтесе һич кенә дә тынып тормый. Бер бер артлы тезелгән кыр кораблары алтынсу төскә манылган басуларны иңли. Алар артыннан күз иярми. Бар җиһанда техника тавышы яңгырый.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 19 август көненә алынган мәгълүмат буенча, районда 22199 гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган. Тулаем алганда – 60481 тоннадан артык ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача уңыш 27,2 центнер тәшкил итә.

“Агыйдел” җәмгыяте уңганнары көннәрнең кояшлы торуыннан файдаланып, өлгергән икмәкләрне тизрәк җыеп алырга ашыга. Җәмгыять директоры Альмир Аюпов урак вакытында кырлардан кайтып керми. Хуҗалыкның баш агрономы Марат Әзеһәмов белән ашлык суктыручылар янында, әле бер мәсьәләне, аннан икенчесен хәл итеп кенә тора.

-Көзге мөһим кампанияне үз көчебез башкарып чыгарга ният тотабыз. “ACROS” һәм “Палессе” маркалы комбайннарда эшли игенчеләр. заманча, уңайлы техника. Кышкы
бодай, арпа, борчак суктырылып бетте. Иң мөһиме һава торышы сынамасын, яхшы гына булсын. Әле инде бодай басуында эшлибез.Әлеге культура 1190 гектар мәйданны били, - ди баш агроном Марат Әзеһәмов.

Урып-җыюда 6 комбайн, 4 “КамАз” машинасы катнаша. Комбайн штурваллары артында озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында тир түгүче комбайнчылар Нияз Мирсәитов, Булат Латыйпов, Зәбир Гаязов, Марат Бакиров, Иршат Әшәрапов, Айрат Гыйздәтов зур тырышлык белән эшлиләр.

Баш агроном белән гапләшеп торган арада, кыр корабларының бункерларына тук башаклардан суктырылган ашлык тулып, бер-бер артлы йөк машиналары да тезелә башлады.

“КамАз” водительләре Дамир Шәяхмәтов, Раил Фәрвәҗев, Фәвит Әһадуллин, Радмир Фәрвәҗев җитез генә гәрәбәдәй икмәк бөртекләре тулы машина арбаларын ындыр табагына
илтеп бушаталар.- Агымдагы елда да уракка шатланып кереп киттек. Һәр игенче, һәр авыл кешесе өчен куанычлы мизгелләр инде бу. Уңыш зарланырлык түгел, икмәк мул гына. Көненә 10-13 рейс ясыйм. Иң мөһиме техника көйсезләнмәсен. елның-елында көтеп алабыз, кулдан килгәнен эшләп, ашлыкның бөртеген дә әрәм итмәскә тырышлык куябыз. Басуга алып киеп кайнар ризык ашаталар. Ягулык, запас частьләр мәcьәләсе белән дә проблема булганы юк, - ди иң җитез водитель Дамир Шәяхмәтов.

Ашлыклар Янтуган һәм Йонны ындыр табакларына салына. Ындыр табагы мөдирләре Хәмит Усманов белән Фәйрүзә Сөләйманова җитәкчелендә хезмәтчәннәр игеннәрне
тазартып, келәтләргә урнаштыра.

Поварлар Вәзирә Ганиева, Наилә Шакирова, Ирина Насретдинова һәм Илира Мәһадиева тәмле ашлары белән кыр батырларын сыйлый. Ризыкларны басуга Рәзиф Усманов алып бара.

Гомумән, урып-җыю эшләрен оешканлык белән алып бара җәмгыять уңганнары. Әлеге чор аеруча җаваплы. Икмәк язмышы, табыннар муллыгы хәл ителә бит. Мондый тырыш
егетләр, заманча техникалар булганда уңышка ышаныч зур. Башкарган эшегезнең нәтиҗәсе белән сөенеп, һәрчак хөрмәтле булып калырга язсын сезгә, игенчеләребез.

Автор: Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘБИРОВ
фотолары.

Төп бурыч - югалтуларсыз җыйнап алу
Төп бурыч - югалтуларсыз җыйнап алу
Төп бурыч - югалтуларсыз җыйнап алу
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас