

Күп кенә хуҗалыклар арыш чәчүне вакытында тәмамлау максатын алга куеп эшли һәм шуңа ирешә.Шулай да туңга сөрү темпын арттырырга кирәк. Моның алдагы ел уңышы хакында хәстәрлек күрү икәнен онытырга ярамый.
Табигать игенчене төрле яклап сыный. Җәй буе яумаган яңгырлар кызу урак барган иген басуларында еш кунак. Сәгате, минуты кадерле, икмәк язмышы хәл ителгән мәлдә кыр кораблары эштән туктарга мәҗбүр. Шулай да авыл уңганнары аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыгып, бар
көчне уракка юнәлтә. Бу җәһәттән XXII партсъезд ис. кооперативның хезмәтчәннәре сынатмый.
Әйтергә кирәк, хуҗалыкны Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Неля Әхмәтова җитәкли. Тугыз ел эчендә предприятиедә уңай үзгәрешләр күп булды: хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артты, түләүләр вакытында башкарыла; автотрактор паркы даими яңартыла; терлекчелек биналарына ремонт ясала; яңа технологияләр кертелә.
Соңгы елларда күп кенә техника лизингка алынган. Атап әйткәндә, машина-трактор паркы “К-739” тракторы, ике ашлык уру комбайны, мал азыгы уру комбайны, “Туман-3” үзйөрешле сиптергеч, “КСУ-1” үзйөрешле чапкыч, шулай ук тагылма һәм асылмалы башка җайланмалар белән тулыландырылган. Һәм болар барысыда ачык һавада түгел, эре габаритлы техниканы саклау өчен эшләнгән 1800 кв.м мәйданлы махсус складка урнаштырылган.
Агымдагы елда хуҗалык игенчеләре тарафыннан 2831 гектарда бөртеклеләр уңышын җыеп алу планлаштырыла. Моның өчен уңай шартлар да, мөмкинлекләр дә бар. Эшчеләрне өч тапкыр ашату оештырылган.
Без барганда хуҗалыкның 424 гектарлы арпа басуында мөһим кампаниянең гөрләгән вакыты иде. Басу киңлекләрен бер-бер артлы куәтле комбайннар иңли, аларның бункерыннан гәрәбәдәй бөртекләр машина әрҗәсенә бушатыла. Ә ашлык төялгән машиналар ындыр табагына юл тота. Һәр тарафта эш яхшы оештырылган, һәркем үз вазифа- бурычларын белеп, җаваплы һәм намуслы башкарырга омтыла. Бригадир Илнур Хәмидуллин һәр тарафта эшне контрольдә ныклы тота.
Әлеге көндә арпаны суктыруга 4 комбайн җәлеп ителгән. «Палессе” комбайнын хезмәтләндерүче Алмаз Суфиянов, Азамат Йосыпов, Илгиз Әхмәтов, Радик Хөснетдинов, «КамАЗ» автомашинасы водительләре Рөстәм Зәкиев, Барый Шәрәфисламов, Булат Янгиров, Илгиз Нурмөхәммәтов аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга, техниканы җитештерүчәнле эшләтергә тырыша.
Базытамак ындыр табагына кайтарылган ашлык вакытында тазартылып, киптерелеп, келәтләргә урнаштырыла. 150 тонна ашлык сыйдырышлы киптерү җайланмасы төгәл эшли. Ындыр табагында мөдир Салават Сәлимгәрәев, ЗАВ операторы Евгений Әхмәтшин, водитель Фәнил Вәлиев, эшчеләр Эльза Хәсәнова, Эльвина Мансурова тырышып хезмәт сала. Үлчәүче Рәсимә Нурисламова үлчәү эшләрен төгәл алып бара.
«МТЗ-82» тракторына тагылган пресс-җыйгыч белән Рәүфәл Әхмәдуллин саламнарны пресслап бара. Уңган механизатор Хәвис Сәфиев «Т-150» тракторына тагылган җир эшкәртү агрегаты белән кышкы арышка җир әзерли.
Неля ӘХМӘТОВА, кооператив рәисе:
– Кояшлы, коры көннәргә бездән дә ныграк сөенгән кеше юктыр. Көзгә кереп барабыз бит инде. Төннәр салкынча, дымлы, төнлә төшкән чыкның кипкәнен дә озак көтәргә туры килә. Бүген эш булыр микән дип, күктәге болытларның таралганын көтеп торабыз. Сентябрь аена чыгарга күп калмады, аңа кадәр эшләп кала алсак иде. Монда инде кооператив хезмәтчәннәренең хезмәте, шулай ук заманча техникаларның булуы бәһалап беткесез.
Әйе, кыр батырларының кәефе яхшы. Шулай булмыйча, басу-кырларда мул гына уңыш үстерелде. Вакытны кулдан ычкындырмый, иртә таңнан төнгә чаклы басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык, дигән әйтемне исәпкә алып эшлиләр. Бүген игенчеләр алдында зур бурычлар тора. Хәзер уракта һәр минут кадерле. Уңышны тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алу гына кала. Ә партсъездлылар сыната торганнардан түгел.
Автор: Лира Кәбирова.
Роберт Кәбиров фотолары.