

Бүген район хуҗалыкларында иксез-чиксез басуларда үстерелгән тук башаклы игеннәрне җыеп алу өчен көрәш бара. Тотрыксыз һава шартларында яңгырлар башланганчы дип, аграрийлар көн – төн белән исәпләшмичә игенне тезмәләргә сала, ашлык суктыра. Иң зур мәйданда ашлык үстерүче “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте эшчәннәре җиң сызганып урып-җыю эшен алып барды һәм беренчеләрдән булып тәмамлады. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 2 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча аграрийлар 42186 гектар мәйданда бөртеклеләр җыелып, планга карата - 79 проц. Тулаем 109916 тонна ашлык суктырылган, гектар куәте уртача - 26,1.
«Илеш МТС» җәмгыяте уңганнары да, икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык сала. Җәмгыятьнең җәйрәп, тулышкан башакларын түбән иеп, талгын җилгә дулкынланып яткан иген басулары иртәдән кичкә кадәр гөр килә. Диңгезләрне гизгән кораблар кебек басуларны куәтле комбайннар иңли.
Мөһим кампания чорында алар алдында 732 гектар мәйданда бөртекле культураларны урып-җыю эшләрен башкару бурычы тора. Шул исәптән, бодайның Нерда сорты – 488 га, арпаның Памяти Чепелева сорты 244 га тәшкил итә. Бүген аның 670 гектарында уңыш җыеп алынган да инде. Бупланга карата 92 процент дигән сүз. Шулай ук 160 гектарда - рапс, 611 га мәйданда көнбагыш игелә.
-Быелгы ел яңгырлары белән комачаулык тудырса да, урып-җыю нәтиҗәләре шатландыра: бөртеклеләр һәр гектардан уртача 26.1 центнерга якын уңыш биреп куандыра. Яздан чәчүлекләрне вакытында сыйфатлы итеп эшкәртү, ашламалар кертү мул гына уңыш алу мөмкинлеген бирә,- ди директор урынбасары Динар Габдрахманов.
Икмәк язмышы хуҗа лык җитәкчелекләрен генә түгел, гади механизатор, ашлык ташучыларны да борчуга сала. Алар өчен суктырып алынган икмәк – хезмәт хакы да. Игенчеләр яхшы һава торышы урнашканын көн дәвамында басудан чыкмый көтәргә мөмкин.
Без килгәндә 320 гектардагы бодай басуында нәкъ шундый күренеш иде. Игенчеләр игеннең сипкәнен көтә иде. Озак та тормый югары җитеш терүчәнле 2 «Палессе» комбайны бер-бер артлы алтынсу диңгезгә кереп китеп, ашлыкны суктыра башлады. Комбайнчылар Иршат Фәррәхетдинов, Рәзил Мәхмүтов көнне төнгә ялгап, үзера ярышып эшли. Беренчелекне тәҗрибәле комбайнчы Иршат Фәррәхетдинов җитәкли. Урак башланган көннән аның бункерыннан 976 центнер ашлык ындыр табагына килгән.
Алдынгы водительләр Рүзил Шафыйков, Фәнүр Хәйртдинов тоткарлыксыз ашлыкны ындыр табагына ташып тора. Алар көненә 17-20 шәр рейс ясарга өлгерә.
Җыеп алынган ашлыкны җилгәреп, киптереп, урнаштырып бару да – урып-җыю кампаниясенең мөһим бер өлеше. Буэшләрне вакытында, сыйфатлы итеп башкарган очракта гына алдагы ел уңышын кайгыртып була. Бу җәһәттән, ындыр табагында эшләүчеләр кайткан ашлыкның бер бөртеген дә исраф итмичә, келәтләргә урнаштырып бара. Шул рәвешле, яңа уңыш көнендә тазартылып, орлыкка, фуражга салына. Монда Теләкәй ындыр табагында Фәнзил Закиров җитәкчелегендә машинистлар Алмаз Гасимов, Ренат Бакиев, эшчеләр Гүзәл Садирова белән Нәзлия Мөхәмәтҗанованың хезмәте мактауга лаек.
Игеннәр урып суктырылган басуларда салам пресслана. Ул тырыш механизатор Филүс Мусинга ышанып тапшырылган. Рулоннар Теләкәй фермасы янына ташыла. Бүгенге көнгә 650 гектар мәйданда эш башкарылып, барлыгы 350 тонна салам ферма янына кайтарып өелгән.
Шулай ук җир эшкәртүдә тулы куәтенә бара. Туңга сөрүдә Фларис Шәйбәков җитештерүчәнле эшли.
Игенчеләргә ике тапкыр туклану оештырылган, дәртләндерү чаралары да каралган. Шуны да билгеләргә кирәк, басуда янгын сүндерү машинасы һәм эретеп-ябыштыру агрегатлары дежур тора, һәрвакыт ярдәмгә әзер.
Күренүенчә, биредә кояшлы көнне нәтиҗәле файдаланып, һәр эшкә өлгереп калырга тырышып, җиң сызганып хезмәт салалар биредә. Әлбәттә, тырышлык бушка китми,
матур нәтиҗәләрен күрсәтә – урып-җыю эшләре буенча «Илеш МТС» җәмгыяте алдынгылар сафында.
Автор: Лира КӘБИРОВА.
Роберт КӘБИРОВ
фотолары.