Маяк
+21 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
5 Сентября , 09:00

Хезмәтенә күрә - хөрмәте

«Урал» җәмгыяте эшчәннәренең авыл хуҗалыгының һәр тармагында адымнары ышанычлы, эш нәтиҗәләре куандыра, планнары да матур. Авыл хезмәтчәннәре басуларда игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу белән мәшгуль.

Хезмәтенә күрә - хөрмәтеХезмәтенә күрә - хөрмәте
Хезмәтенә күрә - хөрмәте

Уртача гектар куәте 19,6 центнер тәшкил итә. Малларны уңышлы кышлатуга ныклы игътибар бирәләр. Моның өчен җитәрлек күләмдә азык запасы тупланган, сыер торакларында вакытында ремонт эшләнгән.

Рсай ындыр табагында да эш үз югарылыгында оештырылган. Игеннәрне вакытында җилгәреп, беренчел эшкәртү үткәргән ашлыкны келәтләргә урнаштыралар.

Елена Ибраһимова – хуҗалыкка яңа сулыш, заманча караш һәм аерым бер нур алып килгән җитәкче. Яшь булуына карамастан, ул коллективны ныклы туплап, һәр эшне җиренә
җиткереп оештыра. Аның җитәкчелегендә “Урал” җәмгыяте яңа үрләр яулый: җаваплылык, тәртип һәм ихтирамлы мөнәсәбәт – һәр эшнең нигезе булып тора. Тыйнак кына елмаюы артында – ныклы характеры, ә алга куйган максатларында – авылга, кешеләргә булган мәхәббәте чагыла аның.

Агымдагы елда район сабантуенда “Урал” җәмгыяте “Техник май культураларын үстерүгә керткән өлеш өчен” номинациясендә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас