Маяк
+26 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
6 Сентября , 09:00

Хезмәтенә лаеклы бәя

Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм мәгариф тармагын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен район мәгариф идарәсенең хуҗалык бүлеге җитәкчесе Тимербулат Әхнәф улы Миңнекәев Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде. 

Хезмәтенә лаеклы бәяХезмәтенә лаеклы бәя
Хезмәтенә лаеклы бәя

Бу мәртәбәле бүләк – аның еллар дәвамында башкарган нәтиҗәле хезмәтенә бирелгән югары бәя.

Тимербулат Әхнәф улы Кыпчак авылында туып-үсә. Аккүз урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң хезмәт юлын урман хуҗалыгында башлап җибәрә. Соңрак Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, Әфганстанда ике ел хәрби хезмәттә була. Авыр сынаулар саша узу аның холкын чыныктыра, ныклы ихтыярлы һәм җаваплы шәхес булып формалашуына этәргеч бирә.

1985 елда ул хезмәт юлын эчке эшләр органнарында дәвам итә. Белемгә омтылышы аны Эчке эшләр министрлыгының югары мәктәбенә алып килә, һәм ул аны уңышлы тәмамлый. Озак еллар дәвамында төрле җаваплы вазифаларда нәтиҗәле хезмәт куеп, үзен тәҗрибәле, принципиаль һәм гадел җитәкче итеп таныта. Намуслы хезмәте «Милиция отличнигы», «Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе, СССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы һәм башка бүләкләр белән бәяләнә.

Бүген Тимербулат Әхнәф улы район мәгариф идарәсендә хуҗалык бүлеген җитәкли. Мәгариф учреждениеләренең өзлексез эшчәнлеген тәэмин итүдә, биналарны тәртиптә
тотуда, хуҗалык мәсьәләләрен вакытында һәм сыйфатлы хәл итүдә аның хезмәте зур. Эшенең күпкырлы булуына карамастан, ул һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел һәм таләпчән
җитәкче булып кала. Хезмәттәшләре аны үз сүзендә торучы, кешеләрнең хәлен аңлый белүче, һәр мәсьәләгә җаваплылык белән караучы шәхес буларак хөрмәт итә.

Тимербулат Әхнәф улы – гаиләсендә дә ныклы терәк. Тормыш иптәше Рәфидә Рис кызы белән матур гаилә корып, кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәте – Тимербулат Әхнәф улы Миңнекәевнең күпьеллык намуслы хезмәтенә, җаваплы эшчәнлегенә һәм мәгариф тармагына керткән өлешенә бирелгән лаеклы бәя.

 

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас