

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 10 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле культураларны урып-җыю 88 процентка башкарылган. 47090 мең гектар суктырылган җирдән 121137 тонна бөртек җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 25,7 центнер тәшкил итә.
“Мир” җәмгыяте игенчеләре дә елның-елында мул уңыш үстерә. Быел да механизаторлар урып-җыю кампаниясенә зур хезмәт күтәренкелеге белән әзерләнгәннәр. Без шушы хуҗалык басуларына барып, урып-җыю эшләре белән танышып кайттык. “Күмәк тырышлык белән игеннәрне үстердек. Әмма басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык. Басу эшчәннәре өчен үтә мәшәкатьле, әмма куанычлы көннәр дәвам итә. Бөртеклеләрне үзвакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен бүген һәркем тырышлык салып эшли, – диде хуҗалык директоры Раил Ганиев. – Арпа, бодай җыеп алынды, 150 гектар мәйдандагы солы басуында эшлибез. 1350 гектарда көнбагыш культурасын җыеп аласы калды. Уртача уңыш – 27,3 центнер.
Без килгәндә «Мир» җәмгыятенең сап-сары бодай басуында чын мәгънәсендә кызу урак өсте бара иде. Биш «ACROS», ике «Палессе» комбайны, әйтерсең лә, диңгездәге кораблар - билгеле бер тизлек белән ашыкмый-кабаланмый гына солы суктыра. Бункерлары тулу белән чиратта торган йөк машиналары хәзер килеп җитә. Биредә «КамАЗ» автомашиналарында тәҗрибәле, җитез водительләр өлгерлек күрсәтә. Басулар чиста, эш шулкадәрле комплекслы, җиренә җиткерелеп оештырылган, аны шул дәрәҗәдә сыйфатлы итеп, югалтуларсыз башкарырга да омтылалар.
Баш агроном Айдар Сабиров үзе дә гел комбайнчылар янында.
“Игеннәр быел әйбәт өлгерде, яңгырлар гына механизаторларның эшен катлаулата шул. Моңа карамастан, игеннәрне вакытында җыеп алыр өчен бар көчебезне салабыз. Моның өчен хуҗалыкта уңган, тәҗрибәле механизаторлар да, техника да бар”, - ди баш агроном.
Бәрәкәтле эшне иртәдән кичкә кадәр тир түккән игенченең фидакарь хезмәтенә баш иярлек. Биредә нинди уңган игенчеләр эшли – Флорис Закиров, Илмир Вәлиуллин, Вилсур Ямилов, комбайнчылар Фикус Заһиров, Илнур Мостафин, Илгизәр Сәфиуллин, Таһир Шәрәфуллин, Таһир Сәфиуллин, Фирдәт Ситдыйков, Рәсих Сираев, водительләр Әлфит Насруллин, Роберт Заһидуллин, Илнар Гафаров, Ирек Ямалов, Рафыйк Хәләпов, Рөстәм Заһидуллин, Роберт Заһидуллин, Айрат Идрисов, Динар Рамазанов, Илгизәр Ямилов.
Саламнары комбайннар артыннан туракланып бара, кирәк кадәр рулонлап ферма янына кайтарыла. Җәмгыятьтә һәр тарафта чәмле хезмәт кайный. Уңышы җыелган басулар сөрелеп бара. Җир сөрүдә уңган механизаторлар Салават Габдрахманов, Нияз Фәттәхов, Вәсил Сәфиуллин, Флорис Закиров, Рәдис Хәләпов тырышлык күрсәтә. Саламнарны Нәсхәт Гыйльметдинов белән Фидан Закиров рулоннарга төрә, водительләр Илфат Закиров, Данил Вәлитов ферма янына ташый. Яңа уңыш – кышкы бодай 215 гектарда чәчелә. Әлеге мөһим эш тәҗрибәле хезмәтчәннәр Рөстәм Шәрәфуллин, Айрат Идрисов, Роберт Заһидуллинга ышанып тапшырылган. 180 гектарда кышкы рапска нигез салынып, аны уңган механизаторлар Вәсил Сәфиуллин белән Флорис Закиров башкарып чыккан.
Яңа Күктау, Карабаш, Иштирәк ындыр табакларында үтә мәшәкатьле чак. Биредә – таудай ашлык көшелләре. Көн дәвамында кайтып торган икмәкне урнаштыру буенча проблемалар юк биредә. Алар вакытында чистартылып, келәтләргә салына. Яңа Күктау ындыр табагы мөдире Юныс Рәхмәтуллин, киптергеч операторы Фәнис Баязитов, “ЗАВ” машинисты Нәүфәл Рәхмәтуллин, үлчәүче Фидахия Шәйхалиева, водитель Илгиз Галиуллин үз бурычларын җаваплы башкара.
Җәмгыятьтә барлык диярлек комбайнчылар һәм водительләр – тәҗрибәле хезмәтчәннәр, эшләрен яхшыбелә. Техника ватылу очрагына ремонтчылар әзер. Аларның машинасы генератор, эретеп ябыштыру җайланмасы, запас частьләр белән җиһазландырылган. Басу эшчәннәре өчен кайнар туклану оештырылган. Кыскасы, тоткарлыксыз эшләү өчен бар да каралган.
Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘБИРОВ фотолары.