

Карабаш авылында яшәүче Данил Вәлитов та шундый уңган механизаторларның берсе. Ул «Мир» җәмгыятендә хезмәт куя. Эшенең җаваплылыгын яхшы аңлап, нинди генә йөкләмә бирелсә дә, аны намус белән башкарырга тырыша.
Язгы кыр эшләре башлану белән механизаторлар өчен кызу чор җитә. Данил да үзенең тракторын эшкә әзерләп, басуларга чыга. Җирне тырмалауда, берьеллык үләннәр басуын культивацияләүдә катнаша. Кырларның киләчәк уңышка әзерлеге нәкъ менә шундый хезмәттән башлана.
Көз җиткәч тә эш кимеми. Киресенчә, авыл хуҗалыгында иң җаваплы чорларның берсе башлана. Данил Вәлитов җир эшкәртүдә, салам өюдә катнаша, фермадагы малларга азык ташый. Көннең иртә башланып, кич белән тәмамлануына карамастан, ул үз эшенә җаваплы карый. Техникага сакчыл мөнәсәбәте дә аның тәҗрибәле механизатор икәнен күрсәтә.
Хезмәтнең нәтиҗәсе һәрвакыт күренә. Данил Вәлитовның тырышлыгы да игътибарсыз калмый. Намуслы хезмәте өчен ул Сабантуй бәйрәмендә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы кеше өчен мондый бүләк — башкарган эшенә бирелгән зур бәя, киләчәктә дә тырышып эшләргә көч бирүче матур этәргеч.
Әмма Данил Мәзгап улы тормышы хезмәт белән генә чикләнми. Ул — гаиләсе өчен җаваплылык тоеп яшәүче кайгыртучан ир һәм әти дә. Тормыш иптәше Хафидә белән алар өч ул үстерәләр. Балаларга хезмәтнең кадерен кечкенәдән аңлатып, гаиләдә үзара ярдәмләшеп, тырышып яшиләр.
Хезмәт кешесе - авылның таянычы. Данил Вәлитов кебек уңган механизаторларның тырышлыгы белән басулар эшкәртелә, малларга азык әзерләнә, авыл хуҗалыгы тармагы алга бара.