Маяк
+11 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
12 Сентября , 06:00

Ил табынын бәрәкәтле итәләр

М.Горький ис. кооператив язгы чәчүне сыйфатлы башкарып чыгып, урып–җыюны да шул темпта башлап җибәрде һәм мул уңыш алуга ирешә. Авыл эшчәннәренең иң зур бәйрәме булган Сабантуйда горькийлылар “Техник май культураларын үстерүгә керткән өлеш өчен” номинациясендә муниципаль район хакимияте Дипломына лаек булды.

Ил табынын бәрәкәтле итәләрИл табынын бәрәкәтле итәләр
Ил табынын бәрәкәтле итәләр

Фидакарь хезмәт, тырышлык белән яулап алынган лаеклы бүләк артында алсыз-ялсыз хезмәт ята. Бүгенге көндә урып-җыю эшләре тәмамлану алдында. Барлыгы 2175 гектар мәйданда бөртеклеләр (арыш, бодай, арпа) игелеп, 2005 га суктырылган. Тулай җыем - 37467, гектар куәте 19 ц тәшкил итә.

Басуларда куәтле техникалар гөрелтесе тынмый – 453 гектарда арыш чәчелеп, 493 га җирләр эшкәртелгән. Малларга кышкы чорга җитәрлек күләмдә азык тупланган.

Әйткәндәй, уңышлар - хезмәтен бар күңелен биреп башкарган, һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирешкәннәр тырышлыгы нәтиҗәсе. Зур хезмәт тәҗрибәсенә ия булган, совет чорындагы машина-тракторлар һәм комбайннардан башлап, шушы еллар эчендә камилләшә барган заманча авыл хуҗалыгы техникасында эшләү алымнарын үзләштергән алдынгылар бүгенге хезмәт шартларыннан бик тә канәгать.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас