

Үз крестьян-фермер хуҗалыгының аякта нык торуын исбатлый торган кайбер саннарны атады: бүген авыл хуҗалыгы мәйданнары 3800 гектарны били, шуларның 3300 гектары – сөренте җирләр. Бодай, арпа, борчак, кара-бодай басуларында урып-җыю эшләре тәмамланган. Ярыйсы ук яхшы уңыш җыйганнар – гектар куәте 19 центнер. Тиздән 400 га - солы, 530 га көн-багыш уңышын урырга төшәчәкләр. Кыскасы, хуҗалык җитештерү куәтләрен елдан-ел арттыра.
Көзге чәчү эшләре дә башкарыла. 302 гектарда арышка нигез салынып, 232 га кышкы бодайны чәчәсе калган. 415 га җирләр туңга сөрелгән, 395 га туфрак өстән эшкәртелгән.
Киләсе ел уңыш өчен орлыклар салынган. Борчак – 90, бодай - 250, арпа 260 тонна тупланган.
Мал азыгы туплау да хуҗалыкта киеренке оештырылган һәм җитәрлек хәзерләнгән.
Коллективта 30 кеше эшли, алар барысы да үз вакытында хезмәт хакы ала. Белгечләрнең, урта звено кадрларының, механизаторларның һәм терлекчеләрнең оешканлыгы нәтиҗәсендә барлык эшләр көйле бара, күрсәткечләр, керемнәр һәм табыш арта.
Агымдагы елда крестьян-фермер хуҗалыгы “Техник май культулараларын үстерүгә керткән өлеш өчен” номинациясендә муниципаль район хакимияте Дипломына лаек булды.