Маяк
+20 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
16 Сентября , 07:00

Бәхетен туган ягында тапкан

Авыл кешесенең бәхете нәрсәдә? Кемдер аны мул уңышта күрә, кемгәдер гаилә иминлеге җитә, ә кемдер өчен бәхет – туган җирендә үз эшеңне яратып, намус белән хезмәт итүдә. Уяндык авылында яшәүче Ринат Әсләхов өчен дә бәхет еракта түгел. Ул аны туган авылында, яраткан хезмәтендә, гаиләсендә тапкан.

Бәхетен туган ягында тапканБәхетен туган ягында тапкан
Бәхетен туган ягында тапкан

Аның хезмәт юлы техника, басу-кырлар, язгы чәчү һәм көзге урып-җыю чорлары белән тыгыз бәйләнгән. Ул «Илеш МТС» җәмгыятендә 2010 елдан бирле механизатор булып эшли.

Язгы кыр эшләре – авыл хезмәтчәннәре өчен аеруча көтеп алынган чор. Җир эшкәртү, чәчү, тырмалау – барысын да үз вакытында башкарып калырга кирәк. Ринат Марсель улы бу эшләрнең уртасында кайный. “МТЗ-82” тракторы белән чәчүдә, тырматуда катнаша. Техникасы белән бергә кырдан-кырга йөреп, язгы хезмәтнең үзенә генә хас мәшәкатьләрен кичерә.

Ә көзен кырлар бөтенләй башка төс ала. Басуларда комбайннар гөрли, игеннәр җыела, һәр минут кадерле була. Бу чорда да Ринатның хезмәте җаваплы. Ул кыр корабларына ягулык илтә, салам өюдә катнаша. Кемгәдер бу эшләр күренми дә калырга мөмкин. Әмма авыл хуҗалыгында зур нәтиҗә күпсанлы кечкенә хезмәтләрдән җыела. Техника бер минутка да туктамасын өчен ягулыкны вакытында китерү дә, саламны җыеп өю дә – уртак эшнең мөһим өлеше.

Ринат Әсләхов намуслы хезмәте лаеклы бәһаланып, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Авыл уңганының тормышы бары тик техника һәм басу-кырлар белән генә чикләнми. Ул - гаиләсенә таяныч булган тырыш гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше белән ике кыз үстергәннәр. Гаиләдә дә хезмәт җитәрлек: шәхси хуҗалыкта маллар асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.

- Мин бәхетемне туган авылымда, яраткан хезмәтемдә таптым. Бүген генә эшли башлаган кебек идем, шулай да күпме вакыт үтеп киткән. Районыбыз, республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт, гади кешенең тырыш хезмәтен тиешенчә бәяләгәннәре өчен. Бу безгә тагын да тырышыбрак эшләргә стимул бирә,- ди ул.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас