

И.Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында юлдан барганда, кайсы якка карасаң да алтынсу төскә кергән иген басуларында техника эшли. Урылган җирләрне ашлап, тракторлар туңга сөрә, тирән итеп культивацияли.
– Быелгы һава торышы куандырмаса да, зарланырлык түгел. Чәчелгән ашлыкның күп өлешен җыеп алдык, – дип каршылады ачык йөз белән хуҗалык башлыгы Илдар Ялалов.
Илдар - ул җир кешесе. Әтисе Фирдәвис абыйдан калган шөгыльне ничә еллар уңышлы алып бара. «Алма агачыннан ерак төшми» дигәндәй, Илдар да җирнең, кешеләрнең кадерен белеп эш итә, мөһим агрочараларны үз вакытында төгәл итеп үткәрүгә бөтен белемен, сәләтен сала. Шул сәбәпле, кырларның уңдырышлыгын күтәреп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Урак көндәлеге белән танышу өчен Илдар Фирдәвис улы белән хуҗалык басуларына юл тоттык. Кырларда күпереп яткан теземнәргә карап, ашлыкның чыгышы мулдыр, дип кызыксынам.
– Көзге кыр эшләренә җитди әзерлек белән килдек. Хезмәтне оештыру буенча анык чаралар күрдек. Менә шуларның барысы да бүгенге күрсәткечләрдә ачык чагылыш таба. Урыны белән һәр гектардан 35 центнердан артык бөртек җыеп алынды. Үзебезнең элиталы сортларны гына чәчтек. Шулай ук җирне туңга сөрү дә ырамлы гына бара, – дип уңышлары белән бүлеште җитәкче басуларны гизеп йөргәндә.
Быел 1200 гектар сөренте мәйданнарның 530 гектарына – бодай, 330 гектарына – арпа, 40 гектарына борчак чәчелгән.
Шуны да әйтергә кирәк, Ялалов фермер хуҗалыгында ел саен демонстрацион чәчүлекләр үстерелә, авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлары төбәк шартларына җайлашуын, югары уңыш бирү мөмкинлекләрен билгеләү буенча сынаулар үтә. Хуҗалык Башкортстан, Татарстан, Ульяновск өлкәсеавыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтлары белән эшли. Җитештерелгән орлыкны республика хуҗалыклары сатып ала.
Басулардагы игеннәрне тырыш механизаторлар Рәмил Закирҗанов белән Тимур Шафыйков тезмәләргә салган. Комбайнчылар Сидор Сайранов, Азамат Гыймадисламов, Айдар Хазетдинов «ACROS» комбайннары белән ашлыкны суктырып алган. Өлгер водительләр Вилүр Шафыйков белән Нәҗих Дәүләтов Йонны ындыр табагына ташыган.
Йонны ындыр табагында машинистлар Степан Сайранов белән Илмир Ахунгәриев кайткан ашлыкларны тазартып, келәтләргә урнаштыра. Үлчәүче Алена Муллакаева исәб-хисапны төгәл алып бара. Бүгенге көндә 130 га карабодай басуында чәмле хезмәт кайный. Карабодайның гектар куәте 15 центнер тәшкил итә.
Атаклы фермер-орлыкчы Илдар Ялалов соя культурасын икенче ел рәттән үстерә. Аның сүзләренә караганда, бу төр культура теләсә кайсы хуҗалык бюджетына шактый табыш китерә. Агымдагы елда ул 170 гектар мәйданны били. “Яңгырлар яугаласа да, аз гына аяздымы, без кырдан китмибез, мул уңышны тизрәк җыеп алырга тырышабыз. Хуҗалык җитәкчелегенә рәхмәт, тулы эш шартлары тудыра. Хезмәт хакын вакытында түләп бара.”, – ди көнне төнгә ялгап эшләүче кыр батырлары.
Уңышның нигезе – яхшы орлык, агрочараларны дөрес куллану, шулай ук хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, аңлашып эшләү дә югары нәтиҗәлелеккә илтә. Урып-җыюны хәвефхәтәрсез генә, матур нәтиҗәләр белән төгәлләргә язсын.
Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘБИРОВ фотолары.