Маяк
+14 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
20 Сентября , 10:00

Хезмәтенә күрә – хөрмәте

ХХІІ партсъезд исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы хәзерге рәвешендә 2006 елдан бирле эшли. XII партсъезд ис. кооператив районда басучылыкта һәм терлекчелектә алдынгы позицияне били. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе Неля Әхмәтова җитәкләгән хуҗалык динамик үсештә, бөртеклеләрнең уңышы, ит һәм сөт җитештерү буенча югары рейтингка ия.

Хезмәтенә күрә – хөрмәтеХезмәтенә күрә – хөрмәте
Хезмәтенә күрә – хөрмәте

Тугыз ел эчендә предприятиедә уңай үзгәрешләр күп булды: техника паркы даими яңартыла; терлекчелек биналарына ремонт ясала; яңа технологияләр кертелә.

Агымдагы елда хуҗалык игенчеләре тарафыннан 2831 гектарда бөртеклеләр уңышы җыеп алынды. Моның өчен уңай шартлар да, мөмкинлекләр дә бар. Эшчеләрне өч тапкыр ашату оештырылып, кыр батырлары үзара ярышып эшләде. 157 гектарда карабодай сутырылып, гектар куәте – 9 центнер. Соя культурасы 291 гектар мәйданны били. Аны иң соңгы итеп җыячаклар.

Ындыр табагына кайтарылган ашлык вакытында тазартылып, киптерелеп, келәтләргә урнаштырыла. 150 тонна ашлык сыйдырышлы киптерү җайланмасы төгәл эшли.

Агымдагы елда район Сабантуенда хуҗалык “Техник май культураларын үстерүгә керткән өлеш өчен” номинациясендә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде.

Төп эшеннән тыш, Неля Дамир кызы үз авылында төрле иҗтимагый һәм мәдәни чараларда актив катнаша. Ул хуҗалыкны уңышлы үстерү генә түгел, туган авылында рухи һәм социаль тормышны саклау да мөһим дип саный. Бу җәһәттән күңеле кушуы буенча төрле изге гамәлләр кылып, авылдашларын сөендерә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас