Маяк
+8 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
7 Октября , 11:55

Савымны арттыру юнәлешендә

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча бер тәүлек эчендә тулай савым күләме 1561 центнер тәшкил итә. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 103 центнерга артыграк. Әлеге күрсәткечкә лаеклы өлешне “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте, М.Гәрәев ис. кооператив, “Урал”, “Мир”, Куйбышев ис. җәмгыятьләр кертә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Савымны арттыру юнәлешендәСавымны арттыру юнәлешендә
Савымны арттыру юнәлешендә

«Агыйдел» җәмгыятендә һәр көнне 60 центнердан артык сөт савыла, бу бер баш сыерга 15 килограмм тәшкил итә. Биредә кичке савым сәгать 4тә башланып, 7гә кадәр дәвам итә. Җәмгыятьнең Йонны бүлекчәсе бригадиры Таһир Хаҗипов сүзләренчә, әлеге вакытта хуҗалыкта булган 240 баш сыер савыла.

Сыер савучылар Галия Габделхакова, Рита Шәйхетдинова, Ильнара Вәлиәхмәтова, Әлфинә Мөҗипова үзара ярышып эшли. Аларның һәрберсенә 60ар сыер туры килә.

-Эш тәртибе буенча, сыер савучылар савымга килгәч башта саву аппаратларының төзеклеген карап чыгарга, эш урынын тәртипкә китерергә тиеш. Аларга фермада чишенү, ял итү урыннары каралган. Кышлату өчен мал азыгы җитәрлек. Малларга печән салабыз, сенаж, салам, фураж ашатабыз. Савым сыерларына патока да бирәбез – ул сөтне арттыра. Әле көненә беренче сортлы 6000 литр сөт савып алабыз, - ди эш тәртибе белән таныштырып Таһир Хаҗипов.

Җәмгыятьтәге күрсәткечләргә килгәндә, соңгы 9 ай эчендә биредә бер сыердан 5489 килограмм сөт савылган. 

Билгеле булуынча, «Агыйдел» хуҗалыгы нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә хуҗалыкта актив рәвештә көтү яңарту эше алып барыла. Әйтик, агымдагы елда көтүгә 205 тана кертелгән.

Яшь үрчем тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә биредә. Бозауларны Лилия Шәйхелисламова карый.

— Бозауларны көн дә иртән карап-барлап чыгам, сәламәтлекләрен тикшерәм, эш көнем шуннан башланып китә. Аннары аларга ашарга салам, витаминлы су эчерәм, витамин терлекләрнең организмын ныгытырга ярдәм итә. Соңыннан бозауларга печән, фураж таратам. Иртәнге савымнан аларга сөт бирәбез. Яңа савылган сөтне алар көненә ике тапкыр эчә. Сөт эчерү үзенең нәтиҗәсен бирә – бозаулар ныклы булыпүсә. Моннан тыш, көн дәвамында бозауларга яфрак-азык бирәбез, — ди Лилия Шәйхлисламова.

Агыйделлеләр бүген менә шундый мәшәкатьләр белән яши, алар мал санын һәм сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә максатлы эш алып бара.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.
Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Савымны арттыру юнәлешендә
Савымны арттыру юнәлешендә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас