Маяк
+12 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
10 Октября , 07:00

Хуҗалык уңышы - уңганнар кулында

Дистә еллар буе икмәк үстереп, аның бөртеген дә исраф итмәскә тырышып хезмәт куючы авыл уңганнары ихтирам һәм хөрмәткә лаек.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хуҗалык уңышы - уңганнар кулындаХуҗалык уңышы - уңганнар кулында
Хуҗалык уңышы - уңганнар кулында

Илмир Зарипов – яшь булуына карамастан, үзенә йөкләтелгәнне намус кушканча башкара. Ул И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып тырыш хезмәт сала. Аның намуслы хезмәте лаеклы бәһаланды - Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Илмир Азат улы Ибраһим авылында туып-үсеп, Югары Яркәйдәге 86 нчы һөнәри училищесында авыл хуҗалыгы производствосы мастеры белгечлегенә ия була. Армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, хезмәт юлын “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә механизатор булып башлый. Илмир, җәмгыятьтә озак еллар дәвамында алдынгы комбайнчы булып фидакарь хезмәт салучы әтисе Азат Зарипов үрнәгендә, һәр авыл хуҗалыгы кампаниясендә үз техникасында сыйфатлы эш башкара. Биредә 10 елга якын эшләгәннән соң, И.Ихсанов КФХсында хезмәтен дәвам итә.

Язгы кыр эшләрендә, шәхси хуҗалык малларына терлек азыгы әзерләү вакытында, урыпҗыю чорында өлгерлек күрсәтә уңган механизатор. Үзенә беркетелгән “Buhler Versatile”, “АCROS” куәтле техникаларны җитештерүчәнле хезмәтләндерә.

– Ипекәй булса – бар да була. “Икмәк – ил язмышы” дип бабаларыбыз юкка гына әйтмәгән. Сәламәт кешегә эш – шатлык кына ул. Яныңда хезмәтеңне бәһали белгән, кеше буларак хөрмәтләгән җитәкче булу күңелне үстерә – эшкә дәрт арта. Агымдагы елда район Сабантуенда алдынгыларны тәбрикләү тантанасында катнаштым. Кадеребезне белүче җитәкчебезгә, район башлыгына рәхмәт. Тормышыбыздан канәгать булып, сөенеп яшибез һәм рәхәтләнеп эшлибез, - ди Илмир Азат улы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас