

Куйбышев ис. җәмгыятьтә эшләүче Шамил Мөхәммәтҗанов бу һөнәрнең мөһимлеге турында барысын да белә, шуңа күрә ул аны үзе өчен сайлаган да. Быел аның фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланды – БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Армия сафларыннан кайткач, Шамил 2015 елда Куйбышев ис. җәмгыятькә төрле эшләр башкаручы булып эшкә урнаша. Гаиләләнгәч, тормыш иптәше белән Югары Череккүл фермасында бергә хезмәт салалар – Алия – сыер савучы, Шамил соңрак малларны ясалма орлыкландыру технигы итеп тәгаенләнә. Авылда яшь гаилә матур йорт салып чыга, дүрт балага гомер бирә.
Эшләгән елларында Шамил Ришат улы үз һөнәрен камилләштерә һәм үзен квалификацияле, хезмәт сөючән һәм җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтә. Һөнәри белемнәре аңа сыерларның үрчү сәләтен арттыруга ирешергә мөмкинлек бирә. Авыл уңганы тырышлыгы белән җәмгыять яшь үрчем алуны елдан-ел арттыра. Югары нәтиҗәләргә ирешүдә аңа эшен нәтиҗәле оештырырга һәм вакытын рациональ файдаланырга омтылу ярдәм итә. Әйтергә кирәк, үз эше остасы яшь белгечләр өчен яхшы остаз, катлаулы һөнәрнең барлык нечкәлекләренә өйрәтә һәм аңлата.