

Районда төп майлы культура - көнбагышны җыю акрынлап «экватор»га якынлаша. 14 октябрьгә бу культураны үстергән хуҗалыклар 9070 гектар мәйданда суктырды. Районда көнбагыш 16204 гектар мәйданны алып торуын исәпкә алганда, эшләр 56 процентка башкарылган.
Көнбагышның тулай җыемы бүгенгә 20423 тонна, ә уртача уңыш гектарыннан 23 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта, әйтик, М.Гәрәев ис. кооператив гектарыннан 30 центнер уңыш ала.
Көнбагыштан тыш, районда башка майлы культураларны да җыялар.
«Мир» җәмгыяте кырларында быел 1349 гектар мәйданда көнбагыш үстергәннәр. Көнбагыш суктыруда өч комбайн эшли. Комбайнчылар Илсур Мостафин, Таһир Сәфиуллин, Рәсих Сираев һәр көнне нәтиҗәле файдалана. Өлгер водительләр Рәфыйк Хәләпов, Илгизәр Җәмилов, Ирек Ямалов “КамАЗ” автомашинасында Яңа Күктау ындыр табагына ташый. Кыр батырлары кояшлы көннең бер генә минутын әрәм итмиләр – фидакарь хезмәттә.
-Көннәрнең җылы торуыннан файдаланып калырга кирәк: көзге һавага ышаныч аз, шуңа күрә сөйләшеп торырга да вакытыбыз юк, - ди авыл уңганнары.
Чыннан да көнбагышның да, бөртекле культуралар кебек, үзенчәлеге бар икән. Суктыру артык та озакка сузылса, көнбагышның сыйфаты төшә, коелу ихтималы зур икән. Димәк, салган хезмәтеңнең бер өлеше юкка чыга, дигән сүз. Чәчкәннән соң әле, чәчтем дә котылдым түгел, рәтараларын берничә кат эшкәртеп, ашламасын, чүп үләннәренә каршы гербицидын кертергә кирәк.
- Көнбагышка башта гына игътибар кирәк. Чәчәбез һәм рәт араларын эшкәртеп чыгабыз. Көнбагыш үстерүнең бернинди авырлыгы юк, иң зур проблема — җыеп алу. Яңгыр, кар яуса, озакка сузыла. Мин үзем күптән авыл хуҗалыгында. Уңыш булса, бәясе булмый, бәясе булса, уңыш булмый һәм һава торышы начар була. Агымдагы елда уңыш сөендерә, уртача гектар куәте 25 центнер тәшкилә итә, тик бәясе очсыз. Безнең хезмәткәрләр барысыда тәҗрибәле, ышанычыбызны аклыйлар. Алар бөтен төр техникада эшлиләр, - ди җәмгыять директоры Раил Ганиев.
Хуҗалыкның төп байлыгы – намус белән эшләүче, сыналган хезмәт ияләре. Биредә хезмәт кешесен ихтирам итүче хуҗалар тарафыннан да зур хөрмәт күрсәтелә. Кыр батырларына эшләү өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Повар Зөлфәт Гыйльфанов тәмле ашлары белән сыйлый аларны.
Бүгенге көнгә 3209 тонна тулай җыем җыелган. Көнбагыш махсус киптерелеп, Чишмә май экстрацияләү заводына озатыла.
“Мир” җәмгыятендә хезмәтчәннәрнең күбесе хуҗалык оешкан көннән бирле биредә эшли. Илнур Мостафин хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы.Озак еллар техника арасында ул. Җир эшенең бөтен нечкәлекләрен белгән механизатор һөнәрен яратып башкара.
-Һәр иртә яраткан эшемә ашыгам. Көнозын иркен кырларны иңләү күңелгә рәхәтлек бирә. Техникаларыбыз яңа, хезмәт шартлары да уңайлы, эшлисе килеп тора, - ди ул.
Гомумән, “Мир” җәмгыятендә эшләр бер-бер артлы үрелеп бара.
Вакыт белән исәпләшми, дус, тату, бер сүздә, бер фикердә булып хезмәт салалар. Урып-җыю эшләрен дә тоткарлыксыз башкарып чыктылар. Инде бергәләшеп, сөенә-сөенә көнбагыш уңышын да җыялар.
Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘБИРОВ фотолары.